Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Юл хаталарны гафу итми

Урыслар "У природы нет плохой погоды" дип җырласалар да, табигать еш кына катлаулы сюрпризлары белән адәм баласын сынап тора. Узган атнада табигать руль артында утыручыларга тагын бер җитди сынау китерде. Атнакич синоптиклар беренче карны фаразласалар да, шоферлар мондый көчле буран, бозлавык көтмәде. Беркем дә машинасын кышкы резинага күчерергә уйламаган иде....

Урыслар "У природы нет плохой погоды" дип җырласалар да, табигать еш кына катлаулы сюрпризлары белән адәм баласын сынап тора. Узган атнада табигать руль артында утыручыларга тагын бер җитди сынау китерде. Атнакич синоптиклар беренче карны фаразласалар да, шоферлар мондый көчле буран, бозлавык көтмәде. Беркем дә машинасын кышкы резинага күчерергә уйламаган иде.
Әйе, узган атна машина йөртүчеләрне бик авыр хәлдә калдырды.
- Шиномонтажкада тәгәрмәчләр алыштырырга ике сәгать чират көттем дә, түземлегем бетеп китеп бардым. Чиратның башы-ахыры күренми иде, - ди бер танышым.
Икенче танышым да чиратын көтеп алалмыйча, таң белән җәйге резинада Казанга юл тота. Шоферлык стажы утыз ел булса да:
- Мондый бозлавыкта башкалага исән-имин килеп җиткәнче энә өстендә баргандай булдым. Башка чакта Казанга 4 сәгатьтә барып җитсәм, кар яву аркасында юлыбыз 6 сәгатькә сузылды. Шофер халкына озын юлга чыкканда үзеңне мондый куркыныч астына куярга киңәш итмәс идем, - ди ул.
Күпләребез кар тиз эреп бетәр дип өметләнде. Әмма күз ачкысыз буран нәтиҗәсендә бер көндә кар көртләре пәйда булды, юлларда зур куркыныч тудырып бозлавык барлыкка килде.
РАЙОН ЮЛЛАРЫНДАГЫ ХӘЛ
Узган атнада Әгерҗе районы юлларында нинди хәл туды? Бу турыда ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ сөйли:
- Телевизордан, интернеттан беренче кар яву турында хәбәр итеп торсалар да машина йөртүчеләр тиз генә кышкы резинага күчәргә теләмиләр шул. Бигрәк тә беренче көнне юлларда хәл куркыныч иде. Бер атна эчендә генә дә Татарстан юлларында 109 авария теркәлде. Аларда 13 кешенең гомере өзелде. Мамадышта зур йөк машинасының күпердән Нократ елгасына, Актанышта УАЗ машинасында 18-27 яшьлек җиде (!) егетнең су астына төшеп китүе барыбызны да тетрәндерде
- Әгерҗе юлларында беренче кар яуган көнне 8 октябрьдә - дүрт, 9 октябрьдә өч авария булды. Ә "гаишник"ларга хәбәр итми калганнары күпме булгандыр әле: кемдер бозлы юлда идарә итә алмый юл читенә төшеп киткән, кемдер баганага килеп бәрелгән.
Ике көндәге 7 авариядә бер кеше зыян күрде. "Шкода" җәйге резинада була, хуҗасы, бозлавыкта идарә итә алмыйча, "Урал" йөк машинасына килеп бәрелә. Җиңел автомобиль пассажиры тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Көзге көнгә һич ышанырга ярамый. Көндез җылыта, иртән бозлавык. Хәзер җәйге резинада юлга чыкмаска киңәш итәм. Руль артында стажыгыз 30-40 ел булса да, минем белән мондый хәвеф-хәтәр килеп чыкмас дип кем ышандыра ала? Хәтта шәһәр йә авыл эчендәге юлларда да бозлы юлда машинагыз сезгә буйсынмаска йә икенче бер машина сезгә килеп бәрелергә мөмкин. Ә юл хаталарны һич гафу итми.
ШИНОМОНТАЖДА НИ ХӘЛЛӘР?
Ришат ЗАРИПОВ - "Каскад" автосервисы хезмәткәре:
- Өч көн һәм төн бездә "аншлаг" булды. Без, өч хезмәткәр, иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр эшләдек. Көнгә 36шар машинаның тәгәрмәчләрен алыштырдык. Күз алдына китерегез: бу көн саен 280 тәгәрмәч дигән сүз бит. Бик алҗыдык, әмма машина йөртүчеләрне бозлавыкта авыр хәлдә калдырып булмый бит, соңгы клиентка кадәр эшләдек.
ТӘҖРИБӘЛЕ ШОФЕР СҮЗЕ
Илдар ГАДРШИН - Әгерҗе шәһәре:
- Минем 20 еллык шофер стажым бар. Шиномонтажда сәгатьләр буе чират тормыйм. Беренче кар төшү белән тәгәрмәчләрне үзем алыштырам. Кар эрер, бозлавык бетәр әле дип җәйге тәгәрмәчтә юлга чыгу - үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен зур куркыныч астына кую бит ул.
Яшь машина йөртүчеләргә киңәшем шул: мондый һава торышы булганда резиналарыгызны алыштырырга иренмәгез, бозлавык беткәч кышкы резиналар кызганыч дип утырмагыз. Автоузышка чыккан кебек зур тизлектә барудан сакланыгыз, борылышларда һәм каршы полосага чыгып алдагы машинаны узып киткәндә аеруча сак булыгыз. Рульгә утыру белән үзегез барачак таныш юл маршрутын күз алдыннан үткәрегез, катлаулы участокларны исегезгә төшерегез һәм аларда ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген алдан уйлап куегыз. Бу киңәшләрем буш сүзләр генә булып, бер колагыгыздан кереп, икенчесеннән чыгып китмәсен иде. Һәммәбезгә дә юллардан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Безне гаиләләребездә әти-әниләр, хәләл җефетебез, балалар, оныкларыбыз көтеп торуын юлда йөргәндә бер минутка да истән чыгармыйк.
Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев