Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

ЮЛ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БАКЧАДАН ӨЙРӘНӘЛӘР

Балачак бәйрәме укучылар өчен аеруча сөенечле. Нәкъ 1 июньнән мәктәпләрдә җәйге каникул башланды. Әнә, балалар бакчалары нәниләре абый-апаларын велосипедта, самокатта йөргәндә игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен бозмагыз дип кисәтәләр. Шәһәр бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен район мәгариф идарәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау үзәгенең Әгерҗедәге филиалы уздырган...

Балачак бәйрәме укучылар өчен аеруча сөенечле. Нәкъ 1 июньнән мәктәпләрдә җәйге каникул башланды. Әнә, балалар бакчалары нәниләре абый-апаларын велосипедта, самокатта йөргәндә игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен бозмагыз дип кисәтәләр. Шәһәр бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен район мәгариф идарәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау үзәгенең Әгерҗедәге филиалы уздырган "Юл кагыйдәләрен яхшы бел" бәйгесе, чынлап та, нинди яшьтә булуыңа карамастан, җәяүлеме син, машина йөртүчеме һәрвакыт юлларда игътибарлы булырга кирәклекне тагын бер кат искәртте.
Бәйрәм залына килеп кергән Аю, Төлке, Бүренең транспортта йөргәндә кагыйдәләрне бозуларын балалар шунда ук сизеп алдылар. ЮХИДИ инспекторы штрафка тарткач бу җәнлекләр юл кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр.
Аннан биремнәргә балалар да кушылдылар. Ә малайлар-кызлар кагыйдәләрне дә, юл билгеләрен дә оста белүләре белән сокландырдылар. Әнә, нәни шоферлар ЮХИДИ инспекторы Фәрһад абыйлары Фәрвазов һәм финанслау үзәгенең Әгерҗедәге филиалы җитәкчесе Раушания апалары Тимкинага билгеләрнең нәрсә аңлатуын чатнатып әйтеп торалар. Санаулы секундлар эчендә сорауларга да җавап бирергә өлгерделәр. Пазлы җыюда җитезлектә дә сыналдылар. Нәниләр самокатта да бик оста җилдерәләр икән. Юл кагыйдәләрен белгәндә теләсә нинди транспортта йөрү дә куркыныч түгел шул.
- Биремнәрне үтәү безгә бик ошады. Юл билгеләрен белү һәм пазлы җыюда гына азрак сынаттык, - диделәр 9нчы бакчада тәрбияләнүчеләр.
Бәйрәмне алып барган 4нче балалар бакчасы коллективы бәйгедә сыналган балаларны ял да иттерделәр. Кунакка килгән җәнлекләр белән бергә рәхәтләнеп биеделәр малайлар-кызлар.
Җиңүчеләрне ачыклар вакыт җитте. Иң күп балл җыеп 9нчы балалар бакчасы нәниләре - өченче, 1нче бакча - икенче, 3нче бакчада тәрбияләнүчеләр беренче урынга лаек булдылар. Раушания Тимкина һәр катнашучыга китаплар, коллективларга истәлек бүләкләре тапшырды.
- Бакчабызда "Автокласс" дигән махсус кабинет бар. Кечкенәләр төркеменнән үк уен формасында балалар юл билгеләрен өйрәнәләр, машина макетлары ярдәмендә кагыйдәләргә төшенәләр. Уңышларыбыз да бар. Узган ел "Яшел ут" район бәйгесендә икенче урын алган идек, менә бу бәйгедә абсолют җитңүче булдык, - диде 3нче бакча педагогы Илсинә Ибәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев