Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Юлларда җырлап кына

"Әтием Муллаян да гомер буе шофер булып эшләде. Үзем дә нинди һөнәр сайларга икән дип баш ватмадым, 7 сыйныфтан руль әйләндерә башлаган идем бит инде. Улларым да - менә дигән шоферлар", - ди Девәтернә мәктәбе автобусы шоферы Илфат ЗАКИРОВ. Девәтернә мәктәбенә быелгы уку елы алдыннан 22 урынлы "Форд" автобусы бирелү...

"Әтием Муллаян да гомер буе шофер булып эшләде. Үзем дә нинди һөнәр сайларга икән дип баш ватмадым, 7 сыйныфтан руль әйләндерә башлаган идем бит инде. Улларым да - менә дигән шоферлар", - ди Девәтернә мәктәбе автобусы шоферы Илфат ЗАКИРОВ.
Девәтернә мәктәбенә быелгы уку елы алдыннан 22 урынлы "Форд" автобусы бирелү коллектив өчен зур сөенеч булды. Ә аны 40 елдан артык шоферлык стажы булган Илфат абый иярли. Һәр көнне сәгать 6да эш урынында тәҗрибәле шофер.
- Юлга чыгар алдыннан автобусны һәрвакыт бер кат җентекләп тикшереп чыгам. Бу минем канга сеңгән. Техникаң сәгать кебек эшләсә генә юлга тыныч күңел белән чыгып була. Мин бит ничә бала өчен җаваплы, - ди ул.
Башта Галидән укучыларны Девәтернәгә алып килә, аннан биредән 10-11 сыйныф укучыларын Кадыбашка илтә, кире Наратка кереп укучыларны Девәтернәгә алып кайта. Көнгә икешәр тапкыр әнә шушы маршрут буенча йөри ул. Укучыларны якын-тирә авылларга, Әгерҗегә ярышларга да йөртә.
- Хәзер юл йөрү нәрсә ул? Асфальт юлдан барганда узган гасырның баткак, сазлы юлларын искә төшерсәм, куркып китәм, - ди дә хатирәләргә бирелә Илфат абый. Балачакта әтисенең машинасы янында мәш килгән чаклары да исендә.
...Әнә, әтисе Муллаян йөрткән агач кабиналы йөк машинасының руленә чак кына буе җиткән Илфат машина белән идарә итәргә тырыша. Үсә төшкәч әтисе белән басу-кырлардан гәрәбәдәй алтын бөртекләр ташыганы да - күз алдында. Бер төркем малайлар белән машина кузовынннан чыр-чу килеп ашлык бушатуларны оныту мөмкинме соң... Тузаннан тешләре генә ялтыраса да, әниләре орышса да, авыл малайлары көн саен шофер абыйларын көтеп алалар. Аннан баштанаяк майга буялып әтисе белән техника көйләүләр...
Илфат мәктәп тәмамлаганда шофер булырга дигән ныклы карарга килә. Армиядә дә кечкенәдән машина "җене" кагылган егеткә "Урал" машинасын иярләү авыр булмый.
Аннан соңгы хезмәт юлы К.Маркс исемендәге колхоз белән бәйле аның. Йөк машиналарында ерак юлларга чыгу, бензовозда эшләгәндә ягулык-майлау материалларына Сарапулга йөрүләре, андагы юл михнәтләре хәзер төш кебек кенә. Заманында яңгыр, буран вакытларында юлда батып калган, төн уртасында тимер атны тарттырып алып кайткан чаклары да була.
- Хәзер юлда җырлап кына йөрбез. Әнә, кечкенә генә Гали, Нарат авылларына да асфальт юл илтә, - ди Илфат абый сөенеп.
Авыл, мәктәп җитәкчелеге дә ветеран шофер турында "ул - уң кулыбыз", диләр. Чөнки мәктәптә ир-ат кулы кирәк булган эшләрне һич авырсынмый башкара Илфат абый. Авыл җирлеге Советының янгын сүндерү машинасын да гел карап-төзәтеп кенә тора. Ә тәҗрибәле шофер кулы тисә, машина сәгать кебек эшли.
Илфат абыйның эштән кайтканын җәмәгате Сабира, әнисе Сания апа көтеп алалар.
-Машина "җене" кагылган инде безнең Илфатка. Ял көнендә дә аннан аерыла алмый. Элек ерак юлга чыкканда өйгә кайтып кергәнче гел борчылып тора идек. Хәзер заманча автобус, көзге кебек юллар... Шулай да имин эшләргә, юллардан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын аңа, - ди тормыш иптәше Сабира апа.
Әнә шулай, Илфат абыйга да, аның Ижау шәһәрендә шофер булып эшләүче ике улына да имин юллар телик. Һөнәри бәйрәмегез белән!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев