Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөз яшьлек әбинең сеңлесенә туксан тулды

Мордывыйда яшәүче Сәкинә апа ИСХАКОВАга шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул – Кодаштан 100 яшьлек Рәхимә әбинең бертуган сеңлесе.

Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлагач, юллама буенча Наҗар китапханәсенә эшкә җибәрелә яшь кыз. Ә 1958 елдан аның тормыш һәм хезмәт юлы Мордывый белән бәйле. Нәкъ шул елны әлеге авыл егете Хәнәфигә кияүгә чыга ул. Тату гаиләдә ике кыз, бер уллары дөньяга килә.

  • Әни гомер буе авылыбызда клуб мөдире һәм китапханәче булып эшләде. Вазифасын бик яратып башкарды. Клубның иң гөрләп торган еллары иде ул. Авылда яшьләр күп. Алар белән концерт-спектакльләр, төрле спорт чаралары, китап уку кичәләре оештыру дисеңме... Бик күп еллар әни агитатор ролен дә башкарды. Кичләрен без әнине өйдә бик сирәк күрә идек, – дип сөйли кызы Динә. Тынгысыз хезмәте бик күп Грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә аның. 
  • Ул елларда авылда кино күрсәтү модада булды. Билет алырга акчалары булмаган малайлар кино карарга керү өчен клуб тирәсенә агач утырталар иде. Бер тапкыр кино карар өчен – бер төп агач. Әни эшләгән клуб юк инде, аның урынында – мәчет. Ә менә шул елларда утыртылган агачлар шаулап үсә. Күзләре күргән чакта әни шул агачларга карап, эшләгән елларын бик еш искә ала иде, – дип кушыла олы кызлары Айсинә.          

Әйе, соңгы елларда сәламәтлеге бик нык какшаган Сәкинә апаның. Күзләре дә күрми. Аның белән бергә яшәүче ветеринар кызы Динәнең хөрмәтләп тәрбияләве, Менделеевта гомере буе мөгаллимлек итүче Айсинәсенең, оныкларының хәл белергә еш кайтып йөрүләре аңа яшәү көче өсти торгандыр. Гомер бәйрәме көнне дә кадерле кешеләрен тәбрикләр өчен җыелышып кайтканнар, әниләре хөрмәтенә мул табын корганнар иде алар.  Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров та, җитәкчеләр һәм җирлек исеменнән юбилярга иң җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

  • Онытмагыз мине, – дип озатып калды аларны Сәкинә апа.

Онытабызмы соң?! Сезнең кебек гомерләре тырыш хезмәттә үткән ветераннарны онытырга хакыбыз юк. Сез – исән чакта ук үзегезгә һәйкәл салган хөрмәтле буын вәкилләре бит.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев