Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Йөз яшьтә дә хәрәкәттә

    Мөселман халкы изге Рамазан аен каршы алырга җыенганда Үтәгәндә дин кануннары буенча яшәүче, вакытында уразасын да тоткан, биш вакыт намазын да укыган, хәзер дә игелекле гамәлләр генә кылып, булганына шөкер итеп яшәүче Нәсыйхә әби НАСЫЙРОВА йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне Нәсыйхә апаның өеннән кеше өзелмәде: район башлыгы урынбасары...


    Мөселман халкы изге Рамазан аен каршы алырга җыенганда Үтәгәндә дин кануннары буенча яшәүче, вакытында уразасын да тоткан, биш вакыт намазын да укыган, хәзер дә игелекле гамәлләр генә кылып, булганына шөкер итеп яшәүче Нәсыйхә әби НАСЫЙРОВА йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Бу көнне Нәсыйхә апаның өеннән кеше өзелмәде: район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлавын җиткерде. Авыл башлыгы Галимҗан Муллахмәтов авылның Ак әбисен һәм аны тәрбияләүче кызы Розаны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Табын артында кода-кодагыйлар, туганнар, күршеләр юбилярның тормыш юлын күз алдыннан үткәрделәр, аның йөз яшьтә дә җимерттереп дөнья көтүенә соклануларын белдерделәр.

    Сынады, сынмадым
    И-и, язмыш ничек кенә сынамый адәм баласын. Кирәк икән камчылый да, нужа арбасына да җигә...
    Нәсыйхә апа да бер гасырлык гомер юлында ниләр генә күрмәгән. Якыннарын бик иртә югалткан ул, апасы да 17 яшендә вафат булган. Гомергә бергә булырбыз дип кавышкан ире Нургали белән дә нибары дүрт кенә ел яшәп кала. Ире дә, абыйсы Фәрвәзетдин дә сугыш кырында ятып калалар. Яшь әни ике бала белән тол кала. Әмма язмыш аны тагын бер сыный: улы Мансур дүрт яшендә суга төшеп үлә.
    - Ул вакытта бу хәсрәтләрне ничек җиңгәнмендер, белмим. Кызым Роза юанычым да, куанычым да булгандыр. Аннан соң каенана, каенатама да артык кашык булмадым. Алар мине үз кызларыдыай якын иттеләр, - ди Нәсыйхә апа.
    Каенатасы җиккән атны иярләгән килен Красный бор, Каракулинога ашлык ташыган. Колхоздан кайтып кермәгән.
    - Өйдә бала каручы булгач, колхоз эшенә бөтен көчемне бирдем. Урагын да урдым, терлекләрне дә карадым. Чәчүдән дә калмадым. Нинди эшкә кушалар - барысын да булдырдым. Әнә шулай хәсрәтләремне эш белән бастым мин, - ди ул.
    - Мин алар буыныннан күпкә яшь булсам да, бер елны сигез кызны аның җитәкчелегендә печән чабарга куйдылар. Нәсыйхә апа чалгы яный, без чаж да чож печән чабабыз. Безне чалгы тотарга өйрәтүче ул булды, - ди күршесе Фаягөл апа.
    Кибетләрдә кием-салымга кытлык булганда, Нәсыйхә апа теккән киемнәрне кемнәр генә кимәде икән...
    - Ул әллә нинди ямьсез, килешми торган күлмәкләрне дә матур итеп төзәтеп бирә иде. Ул бәйләгән йон оекбашларны күрсәгез әле... Кулыннан гөлләр тама иде аның, - ди туганы Кадрия.
    - Әле хәзер дә тегәр идем. Машина гына мине тыңламас шул инде, - ди Нәсыйхә апа.

    Хәрәкәттә - бәрәкәт
    Cөбханаллаһ, әбигә күз тимәсен. "Әгерҗе хәбәрләре"н көтеп ала, "бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм", ди. 75 яшьлек кызы Розаның хуҗалыкта төп терәге әле ул һаман да. Гомер буе бал кортлары тоткан Нәсыйхә апа хәзер дә алар янында мәш килә.
    - Менә кичә кортлар аерган иде. Һич кенә дә җыя алмыйм бит хәзер шуларны. Ярый әле, күрше кызы Миләүшә ярдәмгә килде, - ди ул. Ел әйләнәсе бал белән чәй эчкәнгәдер, бәлки, әби авыруны да белми. "Бөтен җирем сау-сәламәт, якыннарымна, туганнарыма да Ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен иде" дип телим, ди ул.
    Бу хуҗалыкның ишегалды чәчәкләргә күмелгән, бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек. Нәсыйха әби дә, Роза апа да гомер буе тәртип яратканнар. Гомер көзләрендә дә хуҗалыкларын гөл кебек тоталар алар.
    - Атна саен Сарапулда яшәүче улым Илсур да гаиләсе белән кайтып булышып китә. Бердәнбер яраткан оныгы ул әнкәйнең, - ди Роза апа. Илсур үзе әбисенә мең рәхмәтле.
    - Кечкенәдән эшкә өйрәтте әби мине, аның безгә күрсәткән изгелекләрен, яхшылыкларын санап кына бетерерлек түгел. Берәр сәбәп белән авылга кайта алмасак, әби кара кайгыга төшә. Ул безнең өчен янып яши, мин андый якын кешем булганга сөенәм, - ди Илсур үзе дә.
    ...Әнә, ап-ак яулыгын бәйләп, ыспай күлмәген киеп вак-вак атлап берәү урам буйлап килә. Юлда олысы-кечесе белән исәнләшә, хәл-әхвәлен белешә, бала-чагаларның аркасыннан сөя. Һәр көнне диярлек авыл урамын шулай әйләнеп кайта ул. Аннан мул тормышта яшәвенә, сәламәт булуына шөкерана кылып дога кыла. Нургалиенең соңгы истәлеге итеп фатир биргәннәре өчен түрәләргә, картлык көнендә олы терәге булган кывзы Розага, оныгы Илсурга мең рәхмәтләр укый.
    - Һәркем минем кебек бәхетле картлык кичерсен иде, - ди Роза әби.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: