Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Әгерҗедәге “Өмет“ үзәге хезмәткәрләре өлкәннәргә ярдәм итәләр
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре өлкәннәрдән һәм инвалидлардан утызга якын шалтырату кабул итәләр.
Биредәге 22558 – кайнар линия телефоны карантин чорында бер генә минутка да тынып тормый. Аңа күбрәк ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әгерҗелеләр, инвалидлар шалтыраталар.
Алар аптекадан дару, азык-төлек, башка кирәк-яраклар алып кайту гозере белән мөрәҗәгать итәләр.
“Өмет“ үзәге хезмәткәрләре, һәр шалтыратучының гозерен игътибар белән тыңлап, ярдәмгә ашыгалар.
- Һәр заявканы ярты сәгать эчендә хәл итәргә тырышабыз. Кирәк-яракларны үзебез илтеп бирәбез, – ди үзәк директоры Ольга Еремина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев