Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Заказ мине үзе эзләп таба

Сарапул базарында гөлләр кую өчен ясалган җайланманы күрү аның киләчәк язмышын үзгәртә дә куя. "Кара әле, бу подставканы мин үзем дә ясый алам бит", - ди дә өенә кайтып шул эшкә тотына. Әлеге подставка якыннарына гына түгел, үзенең дә күңеленә хуш килә. Әгәр шулай булмаса, ул яңадан кулына корал алып...

Сарапул базарында гөлләр кую өчен ясалган җайланманы күрү аның киләчәк язмышын үзгәртә дә куя. "Кара әле, бу подставканы мин үзем дә ясый алам бит", - ди дә өенә кайтып шул эшкә тотына.
Әлеге подставка якыннарына гына түгел, үзенең дә күңеленә хуш килә. Әгәр шулай булмаса, ул яңадан кулына корал алып берсеннән-берсе матур, сыйфатлы кухня гарнитурлары, караватлар, шкаф-өстәлләр ясар иде микән?! Үтәгәннең алтын куллы остасы Данил ХИСАМОВны хәзер тирә-як авылларда да яхшы беләләр.
- Минем заказ эзләгәнем юк, заказ мине үзе эзләп таба, - ди Данил елмаеп.
Үз кулы белән салган йорты янына янкорма итеп остаханә дә төзеп куйгач, оста төн урталарына кадәр шунда мәш килә. Без килгәндә дә кухня гарнитуры ясый иде.
- Бу заказны иртәгәгә төгәлләргә кирәк. Менә әле тагын ясыйсы әйберләр чират көтә. Шулай да ашыгып-кабаланып эшләмим. Сыйфатсыз әйбер ясап кеше теленә бер керсәң, оятын кая куярсың, - ди ул.
Чынлап та, кухня гарнитуры бик матур килеп чыккан, "фабричный"лар бер читтә торсын.
- Кайберәүләр күршеләренә ясаган җиһазны күрәләр дә миңа да шундый кирәк дип киләләр. Элек төскә бик игътибар итмиләр иде, хәзер анысын да бик җентекләп сайлыйлар. Эскизын әзерләп килүчеләр дә бар, - ди Данил.
Кәефе булганда мондый зур җиһазны җыярга бер-ике көн вакыт та җитә остага. Ә менә кәефсез чак булса...
- Андый вакытта кул селтәп кереп китәм дә, уйланып йөрим дә йөрим. Аннан яңадан чыгып эшкә тотынам. Мебель ясаганда һәр миллиметр исәптә булырга тиеш. Аз гына ялгышлык та җибәрергә ярамый. Иң авыры - мебельнең ишеген урнаштыру, - ди Данил.
Менә шулай заманында "мин агач эшенә оста түгел" дигән Данилның хәзер кулы агач материалларга гына түгел, тимергә дә җан өрә.
- Тимер коймалар ясауга да керештем бит әле. Анысы өчен бизәкләрне сатып та алырга була. Шулай да үзең ясаганы күңелгә тагын да ятышрак килеп чыга. Кая гына барсам да, матур бизәк күрсәм, фотога төшереп алып кайтам. Интернеттан эзләгән чаклар да еш була, - ди ул.
Данил белән энесе Фәнилне тәрәзә алыштырырга, өй тышларга һәм башка эшләргә дә бик чакыралар икән.
- Тәрәзә куйганда өйгә тузан да кертмибез бит без, - ди Данил.
Анысы тагын ничек булуы белән кызыксынабыз.
- Бик җайлы, эчке яктан җәймә эләсең дә, тышкы яктан эшлисең. Тәрәзә куям дип ничек инде хуҗаның өен тузанга батырасың?! - дип тә сокландырды ул.
Останың өендә дә күбесе - үзе ясаган җиһазлар өстенлек итә. Әнә, балалары Айзилә белән Данисның бүлмәсен ничек матурлаганнар.
- Җәмәгатем Эльвира, әнием Рима гел үсендереп торалар. Якыннарың мактап торганда ничек инде эшкә күңел ятмасын, - ди Данил.
Аны мәрхүм әтисе Фәһем дә ошаталар. "Ул да кулыннан алтын коя торган кеше иде", диләр Үтәгәндә. Бабасы да заманында тимер мич, комган ясау остасы булган. Осталык нәселдән килә Хисамовларда.
Менә шулай, мәктәптә укытучы да булып эшләгән, комбайнда басу-кырларны да иңләгән Данил Хисамов күңеленә хуш килгән эш табуына, могҗизалар тудыруына, иң мөһиме, заказ бирүчеләрнең аның хезмәтен югары бәяләвенә сөенә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев