Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Законсыз коралыңны тапшыр

    23-27 сентябрьдә Татарстанда "Арсенал" профилактик операциясе уза. Бу көннәрдә законсыз кораллары булган гражданнар аларны ирекле төстә тапшыра алалар. Һәм моның өчен акчалата бүләк тә каралган. 3000 сум - сырлы ату коралы өчен; 2000 сум - шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һәм башкалар) һәм шартлату чаралары (детонатор, утлы үткәргеч шнур) өчен; 1500...


    23-27 сентябрьдә Татарстанда "Арсенал" профилактик операциясе уза.
    Бу көннәрдә законсыз кораллары булган гражданнар аларны ирекле төстә тапшыра алалар. Һәм моның өчен акчалата бүләк тә каралган.
    3000 сум - сырлы ату коралы өчен; 2000 сум - шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һәм башкалар) һәм шартлату чаралары (детонатор, утлы үткәргеч шнур) өчен; 1500 сум - сугыш гранаталары һәм ау мылтыклары өчен; 1000 сум - көпшәсе киселгән һәм үзең ясаган ату коралы өчен; 500 сум - газ, пневматик һәм травматик корал өчен; 20 сум - сырлы ату коралына хәрби припаслар өчен.
    Законсыз төстә корал саклаучылар турында дөрес мәгълүмат бирүчеләргә дә шушы суммаларның 50 проценты күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
    Коралны ирекле тапшыру турында сорауларыгыз булса, Әгерҗе полициясенә мөрәҗәгать итегез яки 22541, 02 телефоннарына шалтыратыгыз.
    Фердинант ШӘЙХЕТДИНОВ,
    Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: