Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Законсыз төстә аракы сатучыны әгерҗелеләр үзләре дә фаш итә ала

Хәзер законсыз төстә аракы сатучыны халык үзе фаш итә. Бу гамәл өчен акчалата бүләк тә каралган. Моның өчен ТР Хөкүмәте порталының "Халык контроле" бүлегенә ялган аракы сатучы, составында спирт булган продукция җитештерүче турында язып җибәрергә кирәк. Әгәр мәгълүмат дөреслеккә туры килә икән, хәбәр итүчене 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр...

Хәзер законсыз төстә аракы сатучыны халык үзе фаш итә. Бу гамәл өчен акчалата бүләк тә каралган.

Моның өчен ТР Хөкүмәте порталының "Халык контроле" бүлегенә ялган аракы сатучы, составында спирт булган продукция җитештерүче турында язып җибәрергә кирәк. Әгәр мәгълүмат дөреслеккә туры килә икән, хәбәр итүчене 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр бүләк көтә.

Күптән түгел Минзәлә районындагы бер авылда стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатылуы турындагы хәбәр алына. Мәгълүмат дөреслеккә туры килә һәм аны җиткерүчегә 2000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Хөрмәтле әгерҗелеләр!

Әгәр сезгә дә законсыз төстә алкоголь һәм составында спирт булган продукция сатулары турында мәгълүм икән, "Халык контроле" бүлегенә язып җибәрегез яки 8(8552) 714300 - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының "кайнар линия" телефонына, 22151 - Әгерҗедәге территориаль үсеш бүлегенә шалтыратыгыз. Бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмаячак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев