Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Замана балалары проектлар уйлап таба

Узган атнада Әгерҗедәге Мәдәният сарае каршында көнозын "Университет талантов" дип язылган зур фургонны күреп, кайберләрегез нәрсә икән бу дип аптырап та куйгандыр. Бу көнне шәһәребездә Татарстанда оештырылган "Талантлар университеты"ның хезмәткәрләре сәләтле балалар белән эшләделәр. - Республикабызда "ТРда 2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы кабул ителгән иде. Шуның...

Узган атнада Әгерҗедәге Мәдәният сарае каршында көнозын "Университет талантов" дип язылган зур фургонны күреп, кайберләрегез нәрсә икән бу дип аптырап та куйгандыр. Бу көнне шәһәребездә Татарстанда оештырылган "Талантлар университеты"ның хезмәткәрләре сәләтле балалар белән эшләделәр.
- Республикабызда "ТРда 2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы кабул ителгән иде. Шуның нигезендә бер ел элек "Талантлар университеты" эшли башлады. Безнең алга яшьләрне республикабызның инновацион үсешенә тарту бурычы куелды. Университетта остазлык методикасы эшләнде. Дәрәҗәле остазлар, шәһәр-районнарга чыгып, талантлы балаларга уйлап тапкан идеяләрен, проектларын тормышка ашыруда ярдәм итәләр. Бер ел эчендә без Татарстанның 20 шәһәрендә талантлы балалар белән шөгыльләнергә өлгердек инде. Менә бүген Әгерҗе талантлары янына да килеп җиттек, - диде "Талантлар университеты"ның директоры Айдар Акмалов.
Университет хезмәткәрләре балалар белән шөгыльләнү өчен машина тутырып техника, китаплар һәм яхшы кәеф, эш дәрте алып килгәннәр. Алар бик тиз Әгерҗе талантларын үз артларыннан ияртә алдылар.
- Без Әгерҗедәге "ЯР" психология үзәге директоры Елена Шушаковага бик рәхмәтле. Ул - безнең университетның сезнең райондагы вәкиле. Елена Николаевна - "Тренинг-сыйныф" оештыручы. Әнә, бүген аның тырышлыгы белән нинди зур күргәзмә оештырылган, - ди Айдар Акмалов.
МИН ТУГАН ШӘҺӘРЕМӘ НИЧЕК БУЛЫША АЛАМ
Бу көнне бирегә районыбыз мәктәпләреннән һәм һөнәр училищесыннан иң талантлы балалар җыелган иде. Менә 2нче мәктәптән робототехника түгәрәге укучылары. Риналь Ваһапов үз төркеме белән автокормушканы тәкъдим итә. Слава Кошелев белән Энгель Потапов бик дәртләнеп үзләренең роботлары турында сөйлиләр.
Талантлы балалар фән, техника, эшмәкәрлек, спорт, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат төркемнәрендә эшләделәр. Иң беренче эш итеп яшь талантлар, күргәзмәне карап, райондагы перспективалы учреждениеләр буенча мәгълүмат тупларга һәм шул өлкәгә яңалык кертергә тиеш иде. Мәсәлән, "ЭнергоСервис-Әгерҗе" күргәзмәсе. Биредә иң заманча яктырткычлар куелган һәм аларны Әгерҗе урамнарында да күрергә мөмкин.
- Бездә әлегә светодиод лампаларын утильләштерү системасы уйлап бетерелмәгән. Балаларга бу идеяне әйтергә кирәк. Бәлки алар уйлап таба алыр, - инженер Габденур Закиров.
БАЛАЛАР ПРОЕКТЛАРЫ ӨЛКӘННӘРГӘ ДӘ ОШАДЫ
Икенче этапта балалар районыбыз, республикабыз, хәтта илебез үсешенә ярдәм итәрдәй идеяләр һәм проектлар уйлап табарга тиеш иде. Бу уен балаларны шулкадәр җәлеп итеп алып кереп китте. Күп кенә командалар шунда ук хәтта идәнгә сыза, яза, кызып-кызып бәхәсләшә башладылар. Аннан соң һәр команда (ә алар 40 иде) сәхнәдә эксперт төркем алдында үз проектларын яклады.
- Мине аеруча социаль иҗат проектлары кызыксындырды. Мәсәлән, волонтерларны ничек кызыксындырырга? Бушлай эшләгән һәр сәгать өчен аларга бушлай интернет тәкъдим итү идеясен мин дә хуплыйм. Авыл бизнесын үстерү буенча кызыклы проектлар бар иде, - диде яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева.
Казаннан килгән экспертлар үзләренә ошаган проектларны аерым билгеләп бардылар. Әлеге пректларны төзегән укучылар яшь талантлар мәктәбенә укырга барачаклар. Алар төзегән проектларны тагын да үстерү өстендә эшләячәкләр.
- Карагыз әле, балаларыбызның күзләре ничек яна бүген! Шулхәтле дәртләнеп эшлиләр, бәхәсләшәләр. "Талантлар университеты"ның Әгерҗегә килүе бик ошады. Балаларыбызны үстерү өчен бик тә файдалы эш бу. Ешрак килсеннәр алар безгә, - диде Көчек мәктәбе укытучысы Роза Низамбиева.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев