Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзара салым үзебез, киләчәгебез өчен кирәк

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның сайлаучыларга МӨРӘҖӘГАТЕ. 

Хөрмәтле райондашлар! 
18 ноябрьдә республикабызда, шул исәптән безнең Әгерҗе районында, бик тә мөһим вакыйга көтелә. Ул – үзара салым буенча референдум. Шушы ук көнне өч округта депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да узачак. 
Октябрь-ноябрь ае дәвамында миңа Әгерҗедә бик күп оешма-предприятиеләрдә булып халык белән очрашырга, аралашырга туры килде. Аралашу барышында шәһәребездә әле бик күп чишәсе проблемалар барлыгы хакында да фикер алыштык. Болар – урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү, тротуарлар салу, кеше тормышына куркыныч тудыра торган агачларны кисү. Тагын бер проблема – зиратларны тәртиптә тотуга кагылышлысына аерым тукталасым килә. Миңа республика районнары буйлап күп йөрергә туры килә. Әмма бер генә район үзәгендә дә безнең иске татар зираты кебек урманга әйләнгән мәңгелек йортны күргәнем юк. Зиратларны күңел көзгесе дип атыйлар. Татар зиратына карагач, кайбер әгерҗелеләрнең күңел көзгесе нинди икән дигән сорау туа. Анда иң газиз, якын кешеләр ята бит. Кемнең ничектер, ә минем чүпкә күмелгән каберләрдә ятучы мәрхүмнәр өчен йөрәгем әрни. Елына берничә тапкыр намуслы рәвештә якыннарының каберләрен чистартырга йөрүчеләр дә күп. Рәхмәт аларга. Әмма каберләргә юлны онытучылар да юк түгел. Дөрес, чүпкә баткан каберләр арасында чистартырга килердәй якыннары калмаганнары да бардыр. Минем кайбер кешеләрнең үз каберләре белән беррәттән нәкъ менә шундый чит каберләрне дә чистартканын күргәнем бар. Бу изге гамәлләре үзләренә дә яхшылык булып кайтмый калмас аларның. Каберләрне чистарту – бер мәсьәлә. Ә менә зираттагы картайган агачларны кисү өчен аерым кеше көче генә җитми. Моның өчен махсус бригадалар кирәк. Һәм моны фәкать үзара салым акчаларына гына эшләргә була.
Соңгы елларда без бу эшне байтак кына мәйданда башкардык инде. Алга таба дәвам итү кирәк. Менә шулай төрле яклап килгәндә генә без мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерә алырбыз. Казаннан килгән бер җитәкченең “Минем Әгерҗедәге кебек ташландык хәлдәге зиратны әле беркайда да күргәнем юк“ дигән сүзләре – әле дә хәтердә. Яшермим: миңа ул вакытта бик оят булды. Әлеге сүзләр якын кешесе шушы зиратта җирләнгән һәр кешегә дә кагыла. Һәм без бу кимчелекне бетерү өчен бергәләп тырышырга бурычлы. 
Беркем дә инкарь итмәс: соңгы елларда Әгерҗедә уңайлыклар булдыру өчен бик күп эшләнә. Федераль һәм республика программалары буенча үзәк урам үзгәртеп корыла, бик тиздән “Орешник“ ял зонасын халык ял итәрдәй уңайлы урын итеп үзгәртү буенча киң масштаблы эшләр башланып китәчәк. Әмма барлык эшләрне дә республика, федераль программа кысаларында гына башкару мөмкин түгел. Үзара салым программасы менә шул эшләрне тагын да тулыландыру өчен эшли дә инде. 
Мин еш кына Әгерҗе урамнары буйлап йөрим. Бигрәк тә проблемалы урыннарда булырга тырышам. Болар – яктыртылмаган, әле тротуар салынмаган урамнар, төзекләндерелмәгән юллар. Шуларны карап йөргәндә күңелдән “
бу эшләрне үзара салым акчаларына башкарырга мөмкин булыр иде бит. Ә бу, үз чиратында, шәһәр халкына тагын күпме уңайлылык тудырыр иде“ дигән уй китми. Һәм бу сүзләр – хыял түгел, якындагы чынбарлык. Һәм аның чынбарлыккә әйләнү-әйләнмәве бу атнада, якшәмбе көнне, хәл ителә. 
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезнең белән очрашулар вакытында күбегезнең туган ягының патриоты булуын, туган шәһәрен тагын да матуррак итәргә омтылуын аңлавы кыен булмады.
Шушы яратуны раслар вакыт җитте. Шуны аңлагыз: бу фәкать үзебез, киләчәгебез, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен кирәк. 
Сүземне йомгаклап, райондашларыбызны 18 ноябрь көнне бердәм булып үзара салым буенча рефрендумда актив катнашырга өндим. Шулай ук вәкаләтле органнарга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлауларга да битараф калмассыз дип ышанам. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев