Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзебезнең ислам академиясе булачак

Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына истәлекле таш салу чарасын оештыру планлаштырыла. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачак...

Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.
Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына истәлекле таш салу чарасын оештыру планлаштырыла. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачак урынга истәлекле таш салу Казан Мәрьям ана иконасын алу көнендә, 2016 елның 21 июлендә, булачак.
Бу хакта районыбыз руханилары ни уйлый?
Котдус хәзрәт Сәләхиев, Иж-Бубый мәчете имам-хатибы:
- Мин Президентыбызның Болгар Ислам академиясен төзү турындагы Указны имзалавын бик тә хуплыйм. Яшерен-батырын түгел: әле дини гыйлемебез бик сай, бу өлкәдә без белмәгән әйберләр бик күп. Дин сабагы алыр өчен мәдрәсәләр генә түгел, менә шундый академияләр дә кирәк. Аны төзү урыны итеп изге Болгар сайлануы да очраклы түгел. Болгар - динебез кабул ителгән урын. Андагы һәрбер корылманың үз тарихы, тәрбияви кыйммәте бар. Болгар бик тә уңайлы урынга урнашкан, шуңа анда бару да кыенлыклар тудырмый.
Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин, Әгерҗе районы мөхтәсибе:
- Болгарны тагын да җанландыру, аның тарихи кыйммәтен арттыру өчен анда гыйлем бирү урыны төзү бик тә кирәк иде. Моңа кадәр дини гыйлемне күп кенә яшьләребез чит илгә барып үзләштерде. Югыйсә, үзебездә дә мөмкинлекләр җитәрлек бит. Болгар ислам академиясен төзү - шушы юнәлештә бер адым ул. Безнең Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дин галимнәребез, атаклы мәгърифәтчеләребез бар. Алар бабаларыбыз тоткан динне дөрес итеп аңлата алганнар. Алар салган юлдан бару - безнең изге бурычыбыз ул.
Госман хәзрәт Рәсүлев, Көчек авылы имам-хатибы:
- Ислам академиясенең үзебезнең Татарстанда, бигрәк тә изге Болгар җирендә торгызылачагына бик сөенәм. Бу күбрәк яшьләребезне дингә тарту мөмкинлеге бирәчәк. Бөтен кешенең дә чит илгә бару мөмкинлеге юк бит.
Протиерей Андрей Ехлаков, Сергий Радонежский храмы рухание:
- Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу - зур шатлык ул. Рухи яңару менә шулай бердәм булырга тиеш. Татарстанда, нигездә, ислам һәм православие динен тотучылар яши. Рөстәм Миңнехановның әлеге Указны имзалавы, Хөкүмәтебезнең, кемнең нинди дин тотуын карамастан, һәр кешегә тигез каравын раслый. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим. Соңгы вакытларда төрле куркыныч агымнар, секталар күбәеп китте. Алар белән көрәшергә кирәк. Моның ике юлы бар: матди һәм рухи ысуллар. Матди ягын Хөкүмәт кайгырта: мәчетләр, чиркәүләр салына. Ә менә рухи камиллеккә дини тәрбия аша ирешергә була. Бу - дини гыйлем бирү, дини йолаларны үтәү, дини бәйрәмнәр уздыру.
Мөселман кардәшләрем өчен сөенәм, чөнки аларның үз академияләре булачак. Бу бик тә дөрес. Дин юлындагы кешеләрнең гыйлемле булуы мөһим. Шул чагында илебез тотрыклылырак булачак, анда иминлек, тынычлык хакимлек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев