Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзебезнең кулибиннар үсә

Әгерҗегә министрлыкның күчмә утырышына килгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Тирсә мәктәбе укучылары ясаган авыл хуҗалыгы техникасын караганнан соң: "Бу егетләрдән кеше чыгачак", - дигән иде. Әлеге оста куллы егетләр җәй көне дә вакытларын бушка уздырмаганнар. - Укытучыбыз Мәгъсум Салихҗанович "яңа уку елында мини-трактор җыячакбыз", диде. Шуңа төрле...

Әгерҗегә министрлыкның күчмә утырышына килгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Тирсә мәктәбе укучылары ясаган авыл хуҗалыгы техникасын караганнан соң: "Бу егетләрдән кеше чыгачак", - дигән иде. Әлеге оста куллы егетләр җәй көне дә вакытларын бушка уздырмаганнар.
- Укытучыбыз Мәгъсум Салихҗанович "яңа уку елында мини-трактор җыячакбыз", диде. Шуңа төрле запач частьлар әзерлим. Берәр җирдә яраклы тимер күрсәм, өйгә алып кайтам, - ди Яңавылдан Камил Әсәнбаев.
Ә министр килүенә укытучысы ярдәме белән күпфункцияле станок ясаган иде егет. Ни өчен купфункцияле дип атала дисезме? Чөнки әлеге станокта циркуляр станок та, токарь станогы да бар. Анда тимер кисәргә һәм аны шомартырга мөмкин. Хәтта чар да куеп була.
- Тирсә мәктәбендә "Мәктәп - дәрестән соң" проекты кысаларында "Авыл хуҗалыгы техникасын конструкцияләү", "Авиамодельләштерү" түгәрәкләре эшли. Һәр түгәрәккә унбишәр укучы йөри. Әлеге дә баягы күпфункцияле станокны да укучылар шул түгәрәктә ясадылар. Без аны октябрьдә ясый башлаган идек. Хәрәкәткә китергәнче байтак кына вакыт үтте. Тик егетләрнең берсе дә артка чигенә торганнардан түгел, "җиде кат тирләрен" чыгарсалар чыгаралар, әмма сер бирмиләр. Әлеге станокны хәрәкәткә китерүдә Камил Хаҗиев, Илназ Хикмәтуллинның тырышлыгы зур булды, - ди җитәкчеләре Мәгъсум Салихов.
Камил Әсәнбаев ясаган станогы белән "XXI гасыр кулибиннары" республика олимпиадасында катнашып та III урын алган.
- Бүләккә сертификат һәм медаль бирделәр. Беренче медалем булганлыктан, бик кадерле ул минем өчен, - ди егет.
Ә менә Данил Шакировның башка кулибиннар белән бергәләп ясаган мини-электростанциясе әлеге станокны хәрәкәткә китерергә сәләтле.
- Аны җыяр өчен ике айлап вакыт кирәк булды. Генераторы - МТЗ тракторыныкы, штифлары "Дон" комбайныныкы. Мини-электростанция "Урал" бензин пычкысы белән хәрәкәткә килә, ягъни бензин белән эшли. Аның ярдәмендә телефоннарны гына түгел, хәтта җиңел һәм йөк машиналары аккумуляторларын да корырга була, - ди Данил.
Үзләре ясаган әлеге техника белән егетләр Казанда техник иҗат фестивалендә дә катнашканнар. Алар белән бергә фестивальгә тагын бер "кулибин" - Ранис Муллахмәтов та барган.
- Әлеге бәйгегә башка укучылар ясап алып килгән техниканы, чын мәгънәсендә, сокланып та, гаҗәпләнеп тә карадым. Яшьтәшләрем ясаган ниләр генә юк иде анда: суда радиоуправление белән йөри торган көймәләр дисеңме, бензин пычкысы ярдәмендә хәрәкәткә килүче велосипед... Ә роботларның, тракторларның ниндиләре генә юк?! - ди Ранис.
- Мондый фестивальләрдә катнашу укучыларны иҗат эшенә тагын да дәртләндерә, яңадан-яңа эшләнмәләр иҗат итәргэ этәрә, - ди укытучылары.
Узган уку елында укучылар "Авиамодельләштерү" түгәрәгенә дә йөргәннәр.
- Без әлеге түгәрәкләрдә самолетларның, очу аппаратларының гади модельләрен башта кәгазьдә, аннан пенопласттан ясыйбыз. Әлеге модельләр берникадәр ара үтәрдәй һәм төгәл итеп очардай килеп чыгарга тиеш, - ди Мәгъсум Салихов. Үзләре ясаган авиамодельләр белән узган уку елында күп кенә ярышларда да катнашканнар.
- Бәйгеләрдә призлы урыннар алуга да ирештек. Әлмәттә узган ярышта Илүзә Салихова I урын алса, Түбән Камадан командабыз II урын яулап кайтты. Бу уку елында да үзебезне төрле бәйгеләрдә сынарбыз дип уйлыйм, - ди ул.
Түгәрәкләргә йөрүче яшь кулибиннар уку елы башлануын көтәләр. Аларның яңадан-яңа техника, авиамодельләр иҗат итәсе, яңа үрләр яулыйсылары килә.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев