Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзебезнекекен сайлыйк

Үзебезнең районда продукция җитештерүчеләргә ярдәм итү, кулланучылар хокукларын яклау һәм хезмәт законнарын бозучыларны "утлы табага бастыру" - эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә әнә шул мәсьәләләр күтәрелде. АЗ ЭЧМИБЕЗ, ӘММА ... Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Лариса Богатова узган елга йомгак ясады. Безнең районга кагылышлы иң проблемалы сорау...

Үзебезнең районда продукция җитештерүчеләргә ярдәм итү, кулланучылар хокукларын яклау һәм хезмәт законнарын бозучыларны "утлы табага бастыру" - эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә әнә шул мәсьәләләр күтәрелде.
АЗ ЭЧМИБЕЗ, ӘММА ...
Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Лариса Богатова узган елга йомгак ясады. Безнең районга кагылышлы иң проблемалы сорау - ул җан башына туры килә торган алкоголь продукциясенең җитештерү күләме кимү. 2014 елда Әгерҗе районында җан башына исерткеч эчемлек 11,1 литр туры килә. Республикада исә бу күрсәткеч - 15,2 литр.
Әлеге саннар яңгырагач, күңелдә янә "Бу - Әгерҗедә халык аз эчә башлаган дигән сүз түгел" дигән фикер яңарды. Ә бит бу халыкның арзанлы, сыйфатсыз эчемлеккә, ягъни "фанфурик"лар, сыйфатсыз Казахстан аракысы һәм башкаларга өстенлек бирүе турында сөйли.
Лариса Богатова шулай ук җирле җитештерүчеләрне активрак булырга чакырды.
- Башка районнарга да үзегезнең продукциягезне тәкъдим итегез. Без күргәзмә оештыруда ярдәм итәрбез, - диде ул.
Бу киңәшмәгә дә район хакимиятендә күргәзмә оештырылган иде. Райпоның "Пищеторг" һәм икмәк-азык комбинаты - икмәк-күмәч, кондитер әйберләр, Тирсәдән эшмәкәр Харисовлар сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр.
- Һәрберсен авыз итеп карагыз. Продукциянең сыйфатлы булуына бернинди шик юк. Җитештерүчеләрнең телефон номерларын язып алыгыз, сөйләшүләр алып барыгыз. Халыкка үзебезнекеләрнең продукциясен тәкъдим итегез, - дип мөрәҗәгать итте территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова кибет хуҗаларына.
Мәсәлән, Харисовларның сөт ризыклары шәһәрдә биш сәүдә ноктасында, Чаллыда һәм Казанда сатыла һәм халык яратып ала.
ТИЗДӘН - БӘЙРӘМ
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек турында чыгыш ясады.
- Киң күңелле, мәрхәмәтле эшмәкәр
ләргә рәхмәттән башка сүз юк. Сез сәләтле балаларга, тормышта катлаулы хәлдә калучыларга, төрле чаралар уздыруга һәрчак ярдәм итәсез. Ә алда безне тагын зур бәйрәм - Җиңү көне көтә. Аңа әзерлек эшләре инде күптән башланды. Объектларыгызны матур итеп бизәү, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннерлар элү, территориягезне төзекләндерү - төп бурычыгыз. Шулай ук 9 Майда бәйрәм парадында һәм Тынычлык эстафетасында катнашуырга чакырабыз, - диде ул.
КАЙНАР ЛИНИЯ
Районда легаль булмаган хезмәт әйләнеше белән "көрәш" башланды. "Кайнар линия" телефоны шалтыратулардан тынып тормый.
- Уңай үзгәрешләр сизелә инде. Хезмәт законнарын бозучы җитәкчеләр белән махсус комиссия эшли. Мобиль төркем прокуратура вәкилләре белән бергә объектлар буенча рейд уздыра. 300ләп хезмәт килешүе оформить иттек, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов.
Исегезгә төшерәбез: әгәр эш бирүче хезмәт килешү төземәсә, хезмәт хакын конвертта яки минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләсә, 22151, 21073 "кайнар линия" телефоннарына шалтыратыгыз.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев