Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзебезнекеләр булдыра

Икенче ел рәттән алар Укытучылар көнендә үзләренә үзләре бүләк ясыйлар. Узган ел район Мәдәният сарае сәхнәсен мөгаллимнәрнең зур армиясе ду китергән булса, быел балалар бакчалары хезмәткәрләре таң калдырды. Өч сәгать барган концертны ветеран педагоглар, мәгариф хезмәткәрләре дөньяларын онытып рәхәтләнеп карадылар. Әнә, тамашачылар залының алдагы рәтләрендә мөхтәрәм ветеран директорлар урын алган....

Икенче ел рәттән алар Укытучылар көнендә үзләренә үзләре бүләк ясыйлар. Узган ел район Мәдәният сарае сәхнәсен мөгаллимнәрнең зур армиясе ду китергән булса, быел балалар бакчалары хезмәткәрләре таң калдырды. Өч сәгать барган концертны ветеран педагоглар, мәгариф хезмәткәрләре дөньяларын онытып рәхәтләнеп карадылар.
Әнә, тамашачылар залының алдагы рәтләрендә мөхтәрәм ветеран директорлар урын алган. Кырынды мәктәбен җитәкләгән Азат Фәрвазов та бар алар арасында.
- Елга бер тапкыр бер чорда эшләгән педагоглар белән очрашуның нинди рәхәт, искиткеч күңелле, дулкынландыргыч булуын сөйләргә сүзләр дә табалмыйм хәтта. Очрашуларда яшьлегебез, хезмәт елларыбыз, коллегаларыбыз һәм яраткан укучыларыбыз искә төшә, сөйләшеп сүзләр бетми, - ди Азат абый.
11 ел Азево мәктәбен җитәкләгән Лидия Новокрещенова:
- Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге район мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә безне онытмаганнары өчен рәхмәт. Хезмәт юлын башлаган яшь коллегаларыбызга авыр да, мактаулы да хезмәт юлларында уңышлар юлдаш булсын. Ә ветераннарга бәхетле картлык телим, - диде.
БЕР АЙ АРТТА
Мәктәпләргә, балалар бакчаларына эшкә килгән 12 яшь белгеч "бер ай сизелмичә узып та китте. Әнә шулай, көннәр айга, айлар елга ялганыр", ди. Быел 1нче гимназия, 4нче, 2нче, 3нче, Исәнбай, Салагыш, Красный бор мәктәпләренә, 7, 8, 9нчы балалар бакчаларына эшкә килгән яшь белгечләр сәхнә түренә күтәрелгәч дулкынлану хисләре кичерми калмаганнардыр. Яшь кызлар арасында 2нче мәктәптә информатика укыта башлаган бердәнбер мөгаллим егет Рамис Сәләхов та бар. Ул робототехника түгәрәген дә җитәкли.
- Кечкенәдән пешекче буласым килгән иде. Әмма үсә-үсә информатика фәненә тартылганымны сизми дә калдым. Гаиләдә укытучылар булмаса да, бу һөнәрнең авыр булуын белсәм дә киләчәгемне мәгарифкә багышларга булдым. 2нче мәктәп коллективы мине бик җылы каршылады. Укучылар белән дә уртак телне тиз таптым. Кечкенәрәкләр шаянрак, әлбәттә. Әмма алар кызыксынучан. Олырак сыйныфларда укучыларның җитди булулары, күп белергә омтылулары ошый. Җайлашып, ияләшеп беткәч кенә армиягә алып китмәсәләр ярар иде дип борчылам, - ди Рамис.
ХӨРМӘТЛӘҮЛӘР
Сәхнә түрендә бер төркем педагогларга РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырылды. Мондый олы бүләккә мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, Иж-Бубый, Исәнбай, Азево мәктәпләре мөгаллимнәре Резидә Гобәйдуллина, Гөлия Садыйкова, Галина Третьякова лаек булдылар.
Үсеп килүче яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләүче һәм мәктәпләре белән ярышларда зур уңышларга ирешкән тренерлар һәм директорлар Сирень Галиуллин, Ләйсән Садыйкова, Рөстәм Майоров, Владимир Якимов, Рөстәм Гобәйдуллин, Эдуард Михайлов, Сергей Маркитоновка истәлек бүләкләре алдылар. Тантанада "Кичке Таң" заказнигы директоры Әһли Фәйзулин "Парклар һәм скверлар елы"нда табигатьне саклауга багышланган бәйгеләрдә укучылары катнашкан мөгаллимнәр Красный бордан Флүрә Гәрәева, Исәнбайдан Айгөл Хәмидуллина, Девәтернә мәктәбе директоры Айнур Габбасовны хөрмәтләде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган "Мәктәпкә - батыр исеме" бәйгесен районда оештырган мәгариф идарәсе методисты Елена Шушакова, мәктәпләренә Бөек Ватан сугышы геройлары исеме бирелгән һәм гомумроссия халык фронты китабына кертелгән Бима мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицее укытучылары Лариса Юзыкаева һәм Василий Маркитонов та сәхнә түренә күтәрелделәр. Быел юбилейларын билгеләп үтүче мөхтәрәм педагоглары, элекке мәктәп директорларына да зур хөрмәт күрсәтелде кичәдә.
ШАККАТЫРДЫЛАР
Мөгаллимнәр белән шыгрым тулы залда, кем әйтмешли, чебен очкан тавыш та ишетелми. Һәркем тамашаның эченә кереп киткән дә, күңел биреп бәйрәмне карый. Сәхнә түрендә бит артистлардан бер дә ким булмаган, иләктән иләнеп гала-концертка килеп җиткән мәгариф йолдызлары чыгыш ясый. Август аенда балалар бакчалары хезмәткәрләре арасында смотр-бәйгегә старт бирелгән иде. Башта ул зоналарда узды, аннан муниципаль турда чыгыш ясадылар. Һәм шуннан 16 иң шәп чыгыш гала-концертка сайлап алынды. Көне буе бала-чага белән мәш килсәләр дә, бакча хезмәткәрләре бәйгегә әзерләнергә каян вакыт таптылар икән?
- Көн саен диярлек эштән соң калып җыр-биюләрне кат-кат кабатлый идек. Коллективтан 16 кеше концертта катнашты, ник берсе зарлансын?! Музыка белгече Елена Куклина һәр номерны энә күзеннән уздырды. Фонограмма өчен Зөлфинә Хуҗина җаваплы иде. Дүрт номерның барысы да финалга узды, шуның өчесе - беренче, берсе икенче урынга лаек булды, - ди 7нче балалар бакчасы мөдире Лилия Яппарова.
Әлеге бакчаның 14 кешедән торган хоры да, төрле костюмнар киеп оркестрда уйнаулары да, Зөлфинә Хуҗинаның җырлавы да көчле алкышларга күмелде. 4нче бакчадан "Ковбойлар" биюе дә яңалык булды. Ә менә Тирсә бакчасыннан Гөлнара Җәләлова сәхнәне ду китерде дә җитәкчеләрне биергә чакырды. Красный бордан Гөлнара Сайранова, 9нчы бакчадан Рәфисә Әхмәтҗанова, 8нче бакчадан Винера Агапова җырлары күңелләргә үтеп керерлек матур булды. Сарсак-Омга, Варкләд-Бодья, Бима бакчалары хезмәткәрләренә дә "афәрин!" Кыскасы, барлык чыгышлар да көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәмнең иң мөхтәрәм кунаклары - Чаллыдан махсус килгән 18 ел районыбыздагы мәгариф идарәсен җитәкләгән Шәфкать әфәнде һәм 30 елдан артык балалар укыткан Луиза ханым Халиковлар да концертка югары бәя бирделәр.
- Узган ел һөнәри бәйрәмебездә укытучылар концерт куйган икән дигән хәбәр килеп ирешкәч, "эх" дип авыр сулап куйган идем, быел менә чакыру алуга канатланып килдек. Әгерҗе гомер-гомергә талантларга бай булды. Бүген моңа тагын бер кат инандык. Читтә яшәсәк тә, мин Әгерҗедәге яшәеш, мәгариф тормышы белән гел кызыксынып торам, уңышларыгызга чын күңелдән сөенәм, - диде Шәфкать ага.
Район башлыгы Валерий Макаров та Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә, чыгыш ясаучыларга соклануын һәм олы рәхмәтен белдерде. Артистларга профсоюз комитеты әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
- Мондый халыкчан, җылы, искиткеч матур концерт әле күңелләрдә озак сакланыр. Узган ел мөгаллимнәр шаккатырса, быел бакча хезмәткәрләре сокландырдылар. Башкала артистлары бер читтә торсын. Үзебезнекеләр булдыра! - диде Вәсилә Гарәфетдин кызы.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев