Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзенә тартып тора

Бүген Иж-Бәйки авылы кибете икенче яшьлеген кичерә. Ремонттан соң ачылган кибетнең эчке ягын танырлык түгел. - Моннан 55 ел элек төзелгән кибет бер тапкыр да мондый ремонт күрмәгән иде. Менә Ринат Арасланов җитәкчелегендәге төзүчеләр бик тә шыксыз кибеттән ике атна эчендә "конфет" ясадылар. Бөтен җиһазларын да яңарттык, - ди райпо...

Бүген Иж-Бәйки авылы кибете икенче яшьлеген кичерә. Ремонттан соң ачылган кибетнең эчке ягын танырлык түгел.
- Моннан 55 ел элек төзелгән кибет бер тапкыр да мондый ремонт күрмәгән иде. Менә Ринат Арасланов җитәкчелегендәге төзүчеләр бик тә шыксыз кибеттән ике атна эчендә "конфет" ясадылар. Бөтен җиһазларын да яңарттык, - ди райпо идарәсе рәисе Рәфикъ Шәрәпов.
- Элек кибетебезнең эче дә, тышкы ягы да сатып алучыны үзенә тартып тора торган түгел иде. Хәзер исә урамда болытлы булса да бирегә килеп кергәч, кояш чыккан кебек якты, матур. Йомыш булмаса да, керәсе генә килеп тора. Товар муллыгыннан күзләр камаша. Ә сатучыбыз Лилия Тимербаеваны әйткән дә юк инде. Иртәдән кичкә кадәр һәркемне елмаеп каршы ала, теле-телгә йокмый, сатып алучы каршында биеп кенә тора, - ди Хөрмәзия апа Сибгатуллина.
- Мин үзем дә шушы кибеттә озак еллар җыештыручы булып эшләдем. Сатучының нинди булырга тиешлеген яхшы беләм. Кызым Лилиягә дә кибеткә кем генә керсә дә - авыл халкымы, таныш булмаган юлчымы, елмаеп каршы ал. Шул чакта гына кибетең буш тормас, эшең дә уң булыр, дип кабатлап торам, - ди Сәмига апа Хәлиуллина.
Авыл халкын бу шатлыклы көн белән котларга район башлыгы Валерий Макаров та килгән иде.
- Авыл җирендә кибет - халык иң күп җыела торган урын, үзе бер штаб кебек ул. Шуңа күрә кибет киштәләрегез гел тулып торсын. Бигрәк тә өлкәннәр товар эзләп шәһәргә йөрерлек булмасын, аларның үтенечләрен канәгатьләндереп торыгыз, - дигән теләген җиткерде ул.
Авылдашлары исеменнән җитәкчеләргә юлны ремонтлаганнары, хәзер су мәсьәләсен хәл итүгә алынулары өчен рәхмәт җиткергән Хөрмәзия ханым үзләрен бик тә борчыган клуб проблемасын да күтәрде.
- Бездә халык, бигрәк тә өлкәннәр - барысы да диярлек сәхнә осталары. Бәйрәмнәрдә җырламаган, биемәгән апа-әби юк бездә. Ләкин авылыбызны бик тә ямьсезләп торучы мәдәният учагыбыз бер дә җисеменә туры килми. Клубка керү юлы өстебезгә төшмәсә ярар иде дип куркып торабыз, - диде ул.
Авыл уртасындагы бик тә ямьсез клубның торышын район башлыгы үзе дә карап чыкты һәм бу проблеманы хәл итү юлын эзләячәгенә ышандырды.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев