Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Зәңгәр беретлылар көне

Бусагада - август. Ә аның беренче якшәмбесе - Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) көне. Быел бу гаскәрләрнең оешуына - 85 ел. Бу көнне башларына зәңгәр берет, өсләренә зәңгәр тельняшкаларын киеп, кулларына ВДВ флагы тотып урамнарга чыккан ир-егетләрне очратсагыз, аптырап калмагыз. Алар - десантниклар. Һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр, әнә шулай,...

Бусагада - август. Ә аның беренче якшәмбесе - Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) көне. Быел бу гаскәрләрнең оешуына - 85 ел.
 
Бу көнне башларына зәңгәр берет, өсләренә зәңгәр тельняшкаларын киеп, кулларына ВДВ флагы тотып урамнарга чыккан ир-егетләрне очратсагыз, аптырап калмагыз. Алар - десантниклар. Һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр, әнә шулай, бер-берсе белән очрашып, хәрби хезмәт елларын сагынып искә алалар, десантник булулары белә чиксез горурланалар. Безнең районда да бу дәрәҗәле гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-егетләр байтак. Һава десантлары гаскәрләрнең 85 еллык юбилее алдыннан без, аларның берничәсе белән очрашып, сөйләшеп алдык.
 
Фәрит ХӘМИДУЛЛИН - Иж-Бубый авылы:
- Мактана димәгез, десант гаскәрләренә теләсә кемне алмыйлар. ВДВ - бик дәрәҗәле, элитный гаскәр ул. Десантниклар армиядә дә, тыныч тормышта да теләсә нинди катлаулы хәлдән чыга беләләр, беркайчан югалып калмыйлар. Шундый гыйбарәне ишеткәнегез бар микән: канатлы пехотаның бер сугышчысы йөз кешегә каршы көрәшә ала. Бу сүзләр десантникларның нинди көчле, курку белмәс икәнен күрсәтеп тора. Мин 1983-85 елларда Псковта десант гаскәрләрендә хезмәт иттем. Беренче елны җиңел булды димәс идем. Сугышчан занятиеләрдә, җиде кат тир чыкканчы тренировкаларда шөгыльләнү, беренче тапкыр парашюттан сикерү... Ләкин без, авыл малайлары, сер бирә торган түгел бит. Ике ел хезмәт иткәндә 23 тапкыр парашюттан сикердем. Быел армиядән кайтканга 30 ел булса да, анда узган еллар минем өчен бик кадерле. Бүген дә десантник булуым белән чиксез горурланам. Дөрес, ВДВ көнендә зәңгәр берет киеп урамда йөрмәсәм дә, бу көнне күңелем белән хәрби хезмәт елларыма кайтам, солдат дусларымны искә алам, райондагы таныш десантникларны бәйрәм белән котлыйм. Төпчек улым Фәнзил дә "әти кебек десантник булам", дип хыяллана, спортны, бигрәк тә кул көрәшен, җиңел атлетиканы ярата. Улым да ВДВга эләксә бик шат булыр идем. Бәйрәмебез белән, зәңгәр беретлылар!
 
Рифат МИФТАХИЕВ - Әгерҗе шәһәре:
- Кайбер әти-әниләр кебек минекеләр армиядән алып калу турында беркайчан сүз дә чыгармадылар. Әтием Винер мәктәп елларымда ук "егет кеше солдатта булырга тиеш. Армия ул - бик зур тормыш мәктәбе. Аннан тормышка күзең ачылып, чын ир-егет булып кайтырсың", дип еш кабатлый иде. "Ә армиядә хезмәт итү бик авыр булмасын өчен үзеңне кече яшьтән үк физик яктан чыныктырырга кирәк" дигән сүзләре - әле дә хәтеремдә. Мәктәптә икенче сыйныфта укыганда ук бик яратып дзю-до белән шөгыльләнә башладым. Физик яктан чыныгып үсүем ярдәм иткәндер дип уйлыйм, мине десант гаскәрләренә билгеләделәр. Бу гаскәрләрнең бик дәрәҗәле икәнен ишеткәнем бар иде, шуңа бик сөендем. Мине башта Омскига учебкага җибәрделәр. Анда БДМда механик-йөртүче булып чыктым. Баштарак җиңел булмаса да, әти-әниемә беркайчан да зарланмадым, "барысы да яхшы, бер дә борчылмагыз", дип шалтырата идем. Учебкадан соң Рязаньга җибәрделәр. Беренче тапкыр парашюттан сикергәндә куркыта инде. Әмма бу үзе бер романтика бит. Миңа хезмәт иткәндә сигез тапкыр парашюттан сикерергә туры килде. Десантник дусларым белән әле дә хәбәрләшеп торам.
Мин хәзер контракт буенча Абхазиядә хезмәт итәм. Күптән түгел Әгерҗедә ялда булдым. Туган районымдагы барлык десантникларны бәйрәмебез белән котлыйм. ВДВ гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыялланучы малайларга мөрәҗәгать итеп, спорт белән шөгыльләнегез, физик яктан бик нык чыныкканнар гына бу гаскәрләргә эләгә ала димен.
Рәмзия ЗАРИПОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев