Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Жил–давыллар куркыта

Узган шимбәдә Татарстанда 15 меңнән артык кеше вакытлыча утсыз калды. Безнең районда да көчле җил булды, әмма давыл әллә ни зыян китермәде. Авылларда көчле җил кайбер шәхси хуҗалыкларның түбәләреннән профнастилны алып ташлаган, иске коймалар ауган дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Биектауда бер гасырлык тополь агачы газ торбасына төшкән. Иж-Бубыйда һәм...

Узган шимбәдә Татарстанда 15 меңнән артык кеше вакытлыча утсыз калды. Безнең районда да көчле җил булды, әмма давыл әллә ни зыян китермәде.
 
Авылларда көчле җил кайбер шәхси хуҗалыкларның түбәләреннән профнастилны алып ташлаган, иске коймалар ауган дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Биектауда бер гасырлык тополь агачы газ торбасына төшкән. Иж-Бубыйда һәм Мордывыйда кыска ялганыш нәтиҗәсендә утны сүндереп торганнар. Электр чыбыклары өзелү очраклары булмаган.
- Көчле давыл турында без алдан ук барлык оешмаларга хәбәр итәбез. Бөтен хезмәтләр гадәттән тыш хәл очракларына әзер торалар. Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм, көчле җил-давыл булганда карт агачлар, иске йор-сарайлар янәшәсендә тормагыз. Сабыйларыгызны да урамда калдырмагыз, - дип кисәтә янгын часте начальнигы Ринас Яппаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев