Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Журналларда – районыбызның мәгариф тормышы

    Бик тиздән районда мәгариф идарәсе оешуга 90 ел тулуны зурлап бәйрәм итәчәкләр. Шул уңайдан педагоглар өчен нәшер ителә торган "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларының да октябрь саннарының күп өлеше Әгерҗе районының мәгариф тормышына багышланды. "МӘГАРИФ". Журнал тышлыгында 36 ел Кадыбаш мәктәбе белән җитәкчелек итүче, 2015 елда "Иң яхшы директор" гранты...

    Бик тиздән районда мәгариф идарәсе оешуга 90 ел тулуны зурлап бәйрәм итәчәкләр. Шул уңайдан педагоглар өчен нәшер ителә торган "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларының да октябрь саннарының күп өлеше Әгерҗе районының мәгариф тормышына багышланды.

    "МӘГАРИФ". Журнал тышлыгында 36 ел Кадыбаш мәктәбе белән җитәкчелек итүче, 2015 елда "Иң яхшы директор" гранты иясе булган Фәния Рәшитова. Аның белән "Авыл мәктәбе - тел һәм милләт сакчысы" дигән мавыктыргыч әңгәмә дә бирелгән. Күптән түгел "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре Әгерҗедә булып, район башлыгы Валерий Макаров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, мәктәп директорлары, ветеран педагоглар белән очрашканнар иде. Аларның әлеге очрашуда алган хис-кичерешләре, алдынгы мәктәпләр тәҗрибәләре турында "Без бер корабта йөзәбез" дигән язманы укып танышырга була. Девәтернә мәктәбе укытучылары Галия Моратова, Гөлия Шәрипованың "Киләчәк кешесе хезмәттә тәрбияләнә" һәм мәгариф идарәсе методисты Гөлфирә Миңнехәмитова, Салагыш мәктәбе укытучысы Венера Гыйззәтуллинаның "Интернет пәрәвезенә эләккән яшьләр китап укырга атлыгып тормый" дигән мәкаләләре дә кызыклы һәм файдалы.

    "ГАИЛӘ ҺӘМ МӘКТӘП". Әлеге журналның тышлыгын да әгерҗелеләр - педагогик стажлары 333 ел булган Сафиуллиннар династиясе бизи. Менә әлеге династия вәкилләре - 1нче бакчада күп еллар мөдир булып эшләгән Сания ханым, аның 4нче мәктәптә укытучы булып эшләүче кызлары Раушания, Аидә һәм оныгы Рамина, кодасы - заманында 4нче мәктәп белән җитәкчелек иткән Маннур Исхаков. Журналдан алар турындагы мавыктыргыч язма белән дә танышырга була. Әгерҗегә килгәч журналистлар Лилия Яппарова җитәкчелегендәге 7нче бакчада да булганнар иде. Әлеге бакчага сәяхәттән "Балачак яши" дигән бик матур язма туган.

    "Гаилә һәм мәктәп"тә 2нче мәктәп укучыларының республика данын яклап Анапада "Президент уеннары"нда катнашуы турындагы мәкалә дә бар. Ул "Президент уеннары Әгерҗедән башлана" дип атала.

    Районыбызның мәгариф тормышын чагылдырган әлеге журналларны мөгаллимнәрдән һәм китапханәләрдән алып укырга тырышыгыз. Бу язмалар - Әгерҗе районы мәгариф идарәсенең туксан еллык олы юбилеена зур бүләк бит.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: