Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зыян күрүчеләргә ярдәм итик

    Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә соңгы 10 елда иң көчле су басу быелгы җәйдә булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, Амур өлкәсендә, Хабаровск краенда 127 шәһәр-авыл су астында калган, 16,6 мең кеше эвакуацияләнгән. Татарстанда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү башланды. Хөрмәтле райондашлар! Авыр хәлдә калганда башкаларга ярдәм кулы сузу - элек-электән килгән изге...

    Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә соңгы 10 елда иң көчле су басу быелгы җәйдә булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, Амур өлкәсендә, Хабаровск краенда 127 шәһәр-авыл су астында калган, 16,6 мең кеше эвакуацияләнгән.
    Татарстанда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү башланды.

    Хөрмәтле райондашлар! Авыр хәлдә калганда башкаларга ярдәм кулы сузу - элек-электән килгән изге гамәл. Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә һәркем көченнән килгәнчә ярдәм итә ала. Биредә өлкәннәр дә, балалар да җылы өс киемнәренә, урын-җир әйберләренә, яшелчә, бәрәңгегә мохтаҗлык кичерә. Моннан тыш, балаларга уку кирәк-яраклары да җитми. Авыл хезмәтчәннәренең киләсе елга чәчәргә орлык фонды да юк.
    Су басудан зыян күрүчеләргә әйберләрегезне Әгерҗедәге "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә китерә аласыз: Гагарин урамы, 10. ("Төзүче тулай торагы), тел. 25333.
    Ә акчалата ярдәм күрсәтергә теләсәгез, исәп-хисап счеты:
    р/счет 40703810801000001418 в ОАО КБ "Восточный" г.Благовещенск
    БИК 041012718
    Кор/счет 30101810700000000718 с пометкой для пострадавших от наводнения.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: