Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган кичә үтте

Балалар әниләре белән килгән иде

Бәйрәмчә бизәлгән уку залында кичәгә килүчеләрне күңелле музыка каршы алды. Китапханә хезмәткәрләре Резеда Закирова һәм Айсылу Суниева әниләр турында күңелгә үтеп керердәй тирән эчтәлекле шигырьләр белән кичәне башлап җибәрделәр. Котлау эстафетасын Рината Гозәерова кабул итеп алды һәм әниләр турында бик матур җыр башкарды. Бәйрәмдә Эдуард Мираев музыкаль бүләк әзерләп килгән иде. Аның барлык әтиләр исеменнән әниләрне котлап татарча һәм русча дәртле җырлар башкаруы көчле алкышларга күмелде. Балалар да иң кадерле кешеләрен котлап изге теләкләрен җиткерделәр. Һәр чыгыш әниләргә чиксез хөрмәт һәм эчкерсез хөрмәт белән сугарылган иде. Музыкаль номерлар кызыклы уен һәм бәйгеләр белән чиратлаштырылып барды.

– Мин бәйрәмгә ике улым белән килдем. Данияр да, Газиз дә кызыклы сорауларга җаваплар эзләгәндә бик актив булдылар. Кунаклар каршылау өчен оригиналь формадагы салфеткаларны ике төрле ясарга да җитештек. Исемнәрен дә “парус“ һәм “лотос“ дип улларым уйлап тапты. Бик күңелле бәйрәм булды, – диде 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Дилә Әхмәтханова.

– Кичәнең татар һәм рус телләрендә баруы бик ошады. Җыр-биюләр, Эдуард Мираевның гитарада, Дилия Закированың скрипкада уйнавы бәйрәмнең матур бизәге булды, – диде Гөлчәчәк Сибгатова да.

Үзәк балалар китапханәсе директоры Гөлия Закирова әниләрне бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев