Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзәкләштерелгән бухгалтериягә яңа җитәкче билгеләнде

ПОНОСОВА Ирина Петровна “Үзәкләштерелгән бухгалтерия“ муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе итеп билгеләнде.

И.Поносова 1976 елда Әгерҗедә туган. 2003 елда Ижауда Удмурт дәүләт университетының икътисад, финанс һәм кредит факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1993 елда 74нче мәктәптә лаборант буларак башлаган. 1998-1999 елларда район хакимиятенең социаль тәэмин итү бүлегендә пенсия яңадан исәпләү буенча белгеч, 2001-2006 елларда Пенсия фонды идарәсендә пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү бүлеге начальнигы булып эшли. 2006-2017 еллардагы хезмәт юлы “Татфондбанк“ белән бәйле. Ул төрле елларда икътисадчы, белгеч һәм җитәкче вазифаларын башкара.

2017 елдан сервис локомотив депосында беренче категорияле икътисадчы булып эшли.

Ирина Поносова кияүдә. Ире Эдуард белән ике ул үстергәннәр.   

Ххх

Моңа кадәр “Үзәкләштерелгән бухгалтерия“ учреждениесе белән җитәкчелек иткән Роза Ибраһимова шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев