Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзәкне өзәсең Балтачым

Балтачта узган Авыл көнендә кунакларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә "Эх, үзәкне өзә Балтачымның искә төшүләре" дип туган авылларын сагынуларын, җирсү хисләрен җиткерделәр. ҖИДЕ ЙОРТТА УТ ЯНА Ямьле табигать кочагында узган бәйрәмгә кайтучылар бик күп иде. Ни генә дисәң дә, кайда гына яшәсәң дә кендек каны тамган туган җир, балачак...

Балтачта узган Авыл көнендә кунакларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә "Эх, үзәкне өзә Балтачымның искә төшүләре" дип туган авылларын сагынуларын, җирсү хисләрен җиткерделәр.
ҖИДЕ ЙОРТТА УТ ЯНА
Ямьле табигать кочагында узган бәйрәмгә кайтучылар бик күп иде. Ни генә дисәң дә, кайда гына яшәсәң дә кендек каны тамган туган җир, балачак сукмаклары гел кайтырга дәшеп тора. Мондый очрашулар еш булмый, шуңа күрә авылдашларын, дусларын күреп калырга, серләшергә, рәхәтләнеп күңел ачарга туган Балтачларына ашыктылар.
- Авылыбыз су басу зонасына эләгәчәк дигән хәбәр ишеткәч, туган нигездән кубарылып китүләре бик авыр булды безгә. Кичкетаң кул сузымында гына булса да, күңел һаман Балтачка ашкынды. Бакчага чыккан саен туган авылга карап елаганнарым истә. Дөрес, Балтачны су басмады, хәзер дә җәен көн саен диярлек бирегә киләм. Балачагым, яшьлегем узган авыл бит ул Балтач, - ди Кичкетаңда гомер кичерүче 73 яшьлек Әлим Ризванов.
Әгерҗедән кайткан 80 яшьлек Илзинат абый Сәйфуллин да сүзгә кушылып:
- Мондый күңелле, матур җир беркайда да юк ул. Бик яратам Балтачымны. Әнинең сеңлесе 94 яшьлек Рокыя апа әле дә җәйләрне туган авылында уздыра. Без аның янына Балтачның саф һавасын суларга кайтабыз. Ярый әле, шушы матурлык су астында калмаган дип сөенәбез, - диде.
Балтачта хәзер җиде йортта гына яшиләр инде.
-Кеше аз дип тормыйсыз, зират, чишмәләрне чистартуда актив катнашасыз. "Туган җире кирәк кешегә" дип җырларда җырлана. Авылларыбыз юкка чыкмасын иде. Сагынганда бер кайтырга булса да туган авылы кирәк кешегә, - диде Кичкетаң авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Балтач авылы уртасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен куелган обелиск бар. Аны Җиңүнең 70 еллыгына шушы авылдан чыккан рәссам Камил Мөхәммәтшин ярдәмендә бик матур итеп төзекләндергәннәр. Бәйрәмгә килүчеләр батыр авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.
- Әнием Мәгъсумә, әтием Таһир Мөхәммәтшиннар да туган ил азатлыгы өчен көрәшкәннәр. Аларның рухлары шатлангандыр бу көнне, - диде Ижаудан кайткан Илшат Мөхәммәтшин.
Без Балтач мәмәт нәселеннән
Балтач авылында туып-үскән мәгариф ветераны Шәфкать ага Халиков, узган ел "Без Балтач мәмәт нәселеннән" дигән китап чыгарып, авылдашларын сөендергән иде. Быелгы бәйрәмдә ул аның русчага тәрҗемәсен нәшер итеп халыкка тәкъдим итте.
- Туган авыл олыгайган саен аеруча газиз була барса да, теләсә кем аның тарихын язуга алына алмый. Аяклы тарихыбыз булырдай авылдашлар исән чакта ук бу тарихи китапны язу эшенә алынасы калган икән. Бу китап - безнең турыда, хөрмәтле авылдашлар. Еллар узгач, ул гаилә һәм нәсел тарихына, туган авылыбызның үткәнен өйрәнүдә менә дигән чыганак булачак. Бүген Авыл көнендә аны сезгә тәкъдим итүем белән чиксез горурланам, - диде Шәфкать ага. Һәм ул бәйрәм кунакларына, китапханәләргә китабын бүләк итте.
- Балтач һәм Барҗы-Пельга халкы элек-электән дус булып, аралашып яшәгән. Без биредәге кешеләрне бик яхшы беләбез. Шуңа күрә бу китап безнең өчен матур истәлек булачак, - диде Ижаудан кайткан Надежда Данилова.
- Укытучым Шәфкать ага язган китапны, һичшиксез, укыячакмын. Бу - авылдашлары өчен мәңге тузмас бүләк, - дип сүзгә кушылды Әгерҗедән Балтачка күченеп кайткан Александр Васильев.
ххх
Бәйрәмгә Кичкетаң җирлегендәге һәр авылдан үзешчән сәнгать осталары чакырылган иде. Җыр-биюләр бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Туган Балтачларында очрашкан авылдашлар әле бик озак җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар, чәй табыны артында хатирәләре белән бүлештеләр. Авыл көнен, әнә шулай, онытылмас матур тәэсирләр калдырырлык итеп оештырган һәркемгә, бигрәк тә китап авторы Шәфкать Халиковка рәхмәтләрен җиткерделәр балтачлылар.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев