Зөһрә Мәрдәнова: Мактанып әйтүем түгел, тик йөземнән беркайчан да елмаю китми
Ә сез еш елмаясызмы?
Октябрь аенда билгеләнеп үтүче Бөтендөнья елмаю көне уңаеннан газета укучыларыбызның бу темага кагылышлы фикерләрен белештек.
Зөһрә МӘРДӘНОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Мактанып әйтүем түгел, тик йөземнән беркайчан да елмаю китми. Холкымдагы бу сыйфат – әнием тарафыннан бирелгән бүләктер, мөгаен. Ул да кешеләргә карата һәрчак ачык йөзле, елмаюлы җылы карашы күңелләрне иркәли. Тормыш иптәшем Адель дә – көр күңелле, елмаючан кеше. Улыбыз Булат белән кызыбыз Амалияне дә шул рухта тәрбияләргә тырышабыз.
“Өлкәннәргә, дусларыгыз, сыйныфташларыгызга караңгы йөз күрсәтмәгез, елмаю, тәмле телегезне кызганмагыз”, – дип үгет-нәсыйхәт биреп торабыз. Икесе дә җыр-бию түгәрәкләренә йөриләр, сәхнә түрендә чыгыш ясап башкаларга да ихлас елмаю өләшәләр. Елмая белү һәркемгә хас түгел, аны сатып алып та булмый. Ул кешене яшәртү, матурлату үзлегенә ия. Үзебез шундый ачык йөзле булгангадыр, дустанышларыбыз да бихисап. Иптәш кызларым үзара аралашканда мине яратып, “безнең хохотушка” дип тә йөртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев