Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зур штрафлар да куркытмый

    Узган ял көннәрендә районда өч җитди юл-транспорт фаҗигасе булды. Икесендә руль артында - салмыш ир-егетләр. Штрафлар артса да, "права"дан колак каксалар да, исереккә һаман диңгез - тубыктан. 8 августта көндезге сәгать 3тә Әгерҗедәге Чехов урамы һәм Нариманов тыкрыгы чатында мотовездеходта җилдергән 23 яшьлек хатын-кыз идарә итә алмый башлый һәм каплана....

    Узган ял көннәрендә районда өч җитди юл-транспорт фаҗигасе булды. Икесендә руль артында - салмыш ир-егетләр.
    Штрафлар артса да, "права"дан колак каксалар да, исереккә һаман диңгез - тубыктан.
    8 августта
    көндезге сәгать 3тә Әгерҗедәге Чехов урамы һәм Нариманов тыкрыгы чатында мотовездеходта җилдергән 23 яшьлек хатын-кыз идарә итә алмый башлый һәм каплана. Тән җәрәхәтләре алган гүзәл зат район үзәк хастаханәсенә озатыла. Менә шунысы кызык: әлеге транспортны йөртүгә "права"сы да булмаган, хәтта башына каска кияргә дә "оныткан" бу кыз ни уйлап руль артына утырды икән?!
    9 августта Әгерҗе-Красный бор юлында "Лада Ларгус" автомобиле йөртүчесе Шаршадыдан килүче җигүле атның арбасына бәрелә. Атны йөртүче дә, аның янында утырган 16 яшьлек пассажир да җитди тән җәрәхәтләре алалар. Баш мие селкенгән 11 сыйныфка баручы яшүсмерне Чаллы хастаханәсенә озатырга туры килә. Ә менә Удмуртия шоферын аракы сөременнән арынгач, нинди уйлар борчыды икән?
    10 августта Әгерҗенең Чапаев урамында ВАЗ-2114 автомобиленә эчкән килеш утырган ир-егет скутерга килеп бәрелә. Скутердагы 23 яшьлек егет тән җәрәхәтләре ала.
    Исегезгә төшерәбез: эчкән килеш руль артына утырган йөртүчене 30 мең сум штраф көтә. Ул 1,5-2 елга кадәр "права"дан да колак кага.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: