Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

"Алмалы" лагере үз ишекләрен ачты һәм ... япты

Кемдер куркып та куйгандыр

Быел пандемия аркасында бик күп үзгәрешләр булды. Шулай да Красный бордагы “Алмалы” лагере 80 ял итүче укучыга шушы көннәрдә үз ишекләрен ачты һәм ... шунда ук теге яктан япты да. Күпкә дә, азга да түгел – өч атнага. 

Бәлки, кемдер куркып та куйгандыр. Әмма барысы да алай ук куркыныч түгел. Быелгы лагерь ялы турында аның начальнигы, “Ровесник” яшүсмерләр клубы директоры Ольга Афанасьева сөйләде. Исегезгә төшерәбез: “Алмалы” лагере яшүсмерләр клубы балансында тора. Шуңа күрә балаларның ялын оештыруга юнәлтелгән чараларның барысын да “Ровесник” оештыра.

–    Без быел махсус кагыйдәләрне истә тоткан хәлдә эшлибез, – дип сөйли Ольга Юрьевна. – Әйтик, балалар һәм лагерь хезмәткәрләре лагерьга бер үк көнне җыелдылар. Смена вакытында әти-әниләр белән күрешүләр тыелган. Телефоннан гына аралашырга була. Әти-әниләр килгән икән инде, алар күчтәнәчне бары тик каравылчы аша бирә ала. Хезмәткәрләр өч атна дәвамында беркая да чыкмыйча лагерь территориясендә яши. Элек хатын-кыз педагоглар кызлар белән бер бүлмәдә йокласалар, хәзер зурлар балалардан аерым яши. 

Лагерьда барлык санитар нормалар да үтәлә. Болар – бинаны махсус сыекча белән эшкәртү, шәхси саклану чараларыннан файдалану. Бөтен җирдә кулларны эшкәрү чаралары куелган. Көнгә ике тапкыр температураны үлчибез. Лагерьдан тыш чаралар, экскурсияләр, кибетләргә йөрү һәм башкалар – барысы да тыелган. 

Шуңа күрәдерме, быел кадрларны туплау аеруча авыр барды. 

Чыннан да, авырлыклар булды. Әмма яхшы коллектив туплый алдык. Күпләрнең “Алмалы”га беренче килүләре генә түгел инде. Шундыйларның берсе –  алыштыргысыз педагог-оештыручы Светлана Галләмова (гимназия укытучысы). Физик тәрбияне ел саен яшүсмерләр клубы педагогы Елена Абидина җитәкли.  

Ә менә балаларны туплауда, киресенчә, бернинди проблема да булмаган. Чөнки “Алмалы” лагере әти-әниләр һәм балалар арасында популярлык яуларга өлгерде инде.

– Апрель аенда социаль челтәрләрдә мәгълүмат урнаштыру белән, кичке якка 80 юлламаны алырга теләк белдерүче табылган иде инде, – ди Ольга Юрьевна. – Соңыннан борчылып көтәсе генә калды: чикләүләрне алырларым-юкмы, рөхсәт бирерләрме-юкмы...

Лагерьда балалар “карантин” режимында булсалар да, күңелсезләнергә вакытлары калмый. Һәрвакыттагыча, ял бик яхшы оештырылган. Көн саен нинди дә булса чара уздырыла. Беренче көннәрдә үк лагерьны ачу тантанасы да булган. Отрядлар үз проектларын да якларга өлгергәннәр инде. Алда тагын бик күп кызыклы чаралар көтә. Болар – Голливуд, Экология, Цирк, Диңгез маҗаралары көннәре һәм башкалар. Комик футбол, стандарт булмаган спорт төрләре марафоны, ишегалды уеннары фестивале һәм тагын башка бик күп чаралар көтә ял итүчеләрне.

Димәк, укучыларның ялы файдалы да, күңелле дә булачак. Шуның белән бергә, ул ныклы контроль астында уза. Язманы әзерләгән арада лагерьда Роспотребнадзор вәкилләре тикшерү белән булып киткән. Кимчелекләр табылмаган.

Ххх
27 июльдә лагерьда профильле смена эшли башлый. Ике тәрбияче һәм дүрт тренер җитәкчелегендә спорт мәктәбенә йөрүчеләр ял итәчәк.
Мәктәп яны лагерьлары көзге һәм кышкы каникуллар вакытына күчерелде. Хезмәт һәм ял лагерьлары, палаткалы лагерь быел оештырылмый. Балигъ булмаган 14-18 яшьтәге 200 укучыны мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев