Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Бар яктан сәләтле без, авыл яшьләре

"ТР аграр яшьләр берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный борда ике көн дәвамында "Әйдәп баручылар мәктәбе" уздырганда, бүлекчәнең гимнына әверелгән "Без - авыл яшьләре" җыры тынып тормады. Әлеге гимнның авторлары - районыбызның талантлы иҗат әһелләре Рушания Байтимерова һәм Гафият Нигъмәтуллин яшьләр белән очрашырга үзләре дә килгәннәр иде. "Мин җаным-тәнем белән туган авылым...

"ТР аграр яшьләр берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный борда ике көн дәвамында "Әйдәп баручылар мәктәбе" уздырганда, бүлекчәнең гимнына әверелгән "Без - авыл яшьләре" җыры тынып тормады.
Әлеге гимнның авторлары - районыбызның талантлы иҗат әһелләре Рушания Байтимерова һәм Гафият Нигъмәтуллин яшьләр белән очрашырга үзләре дә килгәннәр иде. "Мин җаным-тәнем белән туган авылым Уразайны яратам. Бу чарага да туган авылларын чын күңелдән яратучы патриотлар җыелгандыр дип уйлыйм. Милләтебез, телебез бишеге булган авылларны саклыйк, яшьләр", - дип мөрәҗәгать итте Гафият ага әйдәманнар мәктәбенә килүчеләргә. Чынлыкта, нинди максат белән җыелганнар иде соң яшьләр әле чарага? Ике көн дәвамында алар нәрсә белән шөгыльләнделәр?
Беренче көн
Чарага барлык авыл җирлекләреннән диярлек (ни сәбәпледер, Азево, Иске Чекалда, Кадрәк авыл җирлекләреннән яшьләр юк иде) иң актив 50дән артык егет һәм кыз килгән иде. "Башта Красный борга барырга бер дә теләгем булмады. Тик беренче көнне үк бирегә килеп ялгышмаганымны аңладым. Берсеннән-берсе кызыклы чаралар шәһәр һәм авыл яшьләрен таныштырды да, дуслаштырды да", - ди "Росгосстрах"ның Әгерҗедәге филиалы хезмәткәре Ләйсән Гайсина. Беренче көннең иң мөһим чарасы - "Социаль проектлар төзү нигезләре" курслары булгандыр, мөгаен. Курсларны ТРның инновацион һәм профильле программалар төзү үзәге директоры урынбасары Анна Синеглазова уздырды. Яшьләр, дүрт командага бүленеп, үзләре дә социаль проектлар төзеп карадылар. Һәр проект үзенчәлекле килеп чыккан иде. Әйтик, "Сәламәт булу - модада" проектын төзүчеләр әле күптән түгел генә сафка баскан Варкләд-Бодья клубында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруны максат итеп куйганнар. "Сәяхәт" проектын тәкъдим итүчеләрнең хыялы - авыл туризмын җәелдерү. "Безнең авылларда да читтән килүчеләргә күрсәтерлек истәлекле урыннар бик күп. Иж-Бубый авылын гына алыйк. Күпме тарихи истәлекләр тупланган анда", - диделәр яшьләр. "Бимада ял итү зонасы" проекты да бик кызыклы. Ул "Сәяхәт" проектын тулыландырып тора сыман. "Семык" республика бәйрәмен уздырганда үз гореф-гадәтләрен бөтен нечкәлекләре белән күрсәтә алган мари халкы бу проектны тормышка ашыруда көчен дә, тырышлыгын да кызганмас иде, мөгаен. Бераз алга китеп шунысын әйтергә кирәк: икенче көнне яшьләр белән очрашырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та әлеге проектлар белән җентекләп танышты, кимчелекләрен атап, аларны төзәтү буенча үз киңәшләрен бирде. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова: "Социаль проектлар төзү буенча яшьләр арасында район бәйгесе игълан итәбез. Кайсы проект җиңә, шуны тормышка ашыру өчен район бюджетыннан матди ярдәм күрсәтеләчәк", - дигән сөенечле хәбәр җиткерде. Бу хәбәр Әйдәманнар мәктәбендәге яшьләрне генә түгел, башка яшь буын вәкилләрен дә битараф калдырмасын иде.
Беренче көн күңел ачу программалары белән тәмамланды. Красный бор авылы яшьләре ярдәме белән оештырылган "Төнге ориентир" уены, кичке дискотека, узган көнгә шәм яктысында нәтиҗәләр ясау - болар барысы да яшьләрне тагын да дуслаштырды, берләштерде.
Икенче көн
Икенче көнне яшьләрне район җитәкчелеге белән очрашу көтә иде. Тик гади генә очрашу түгел. Аның беренче өлеше Красный бор Мәдәният йортында узды. Анда яшьләр, төркемнәргә бүленеп, ришвәтчелеккә каршы бәхәсләшүләрдә (дебаты) катнаштылар. Яшьләрнең фикер алышуларын дәрәҗәле жюри - Валерий Макаров, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Красный бор авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев бәяләде. Бәхәсләшү ахырында: "Ришвәтчелекнең тамыр җәюендә ришвәт бирүчеләр дә, аны алучылар да гаепле. Шуңа күрә ришвәт алучылар белән беррәттән, аны бирүчеләр белән дә көрәшергә кирәк", - дигән нәтиҗә ясалды.
Очрашуның икенче өлешендә яшьләр җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Спортны үстерүгә кагылышлылары аеруча күп иде. "Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, хоккей, футбол, милли көрәшне үстерүгә аеруча зур көч куячакбыз. Футбол буенча район башлыгы Кубогына ярышлар уздыру традициясе дәвам итәчәк. Киләчәктә Әгерҗедә спорт-савыктыру үзәге төзү дә планлаштырыла", - диде Валерий Владимирович һәм яшьләрне актив булырга, район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды. Валерий Макаров чараны оештыручыларга - "ТР аграр яшьләр берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Хикмәтуллинага, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Айгөл Чураевага, ТР мари милли-мәдәни автономиясенең Әгерҗе бүлекчәсендә яшьләр эшләре белән җитәкчелек итүче Сергей Мурзинга Рәхмәт хатлары да тапшырды. "Шәһәр һәм авыл яшьләрен шундый зур чарага җыю, оешмабызның эшчәнлеге белән таныштыру турында күптәннән хыяллана идек. Ике көн дәвамында яңадан-яңа идеяләр, кызыклы проектлар туды. Аларны тормышка ашыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Башлаган эшебезне хуплаучы, матди ярдәм күрсәтүче район җитәкчеләренә, Әйдәманнар мәктәбен узудыруга зур булышлык күрсәткән "Ак Барс-Әгерҗе " агрофирмасына зур рәхмәт", - диде Энҗе Хикмәтуллина.
"Мине авылларның киләчәге бик борчый. Туган авылын чын күңелдән яратучы бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр бу проблема. Бу чарага минем кебек авыл патриотлары җыелган иде. Авылларда актив яшьләрнең булуына бик тә сөендем. Беренчесе таныштыру, берләштерү чарасы булса, киләчәктә борчыган проблемаларны чишү юлларын да бергәләп эзләрбез дип уйлыйм. Шуңа күрә бу чара соңгысы булмасын иде", - дигән теләген җиткерде ТРның янгынга каршы көрәш хезмәтенең Исәнбайдагы посты начальнигы Марат Шәйхетдинов. Бу - Әйдәманнар мәктәбендә катнашкан барлык яшьләрнең дә уртак теләгедер, мөгаен.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев