Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барысы да әйбәт булыр

"Иске Кызылъярда гомер кичерүче бу Сәкинә бервакытта да картаймас", - диләр иде, картаясың икән ул", - ди 45 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Сәкинә апа Ситдыйкова. Тумышы белән Тирсәдән ул, әлеге авылның бик тә хөрмәтле аксакалы Вәгыйзь ага Гыймазовның бертуган апасы. Гаиләдә дүрт бала...

"Иске Кызылъярда гомер кичерүче бу Сәкинә бервакытта да картаймас", - диләр иде, картаясың икән ул", - ди 45 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Сәкинә апа Ситдыйкова.
Тумышы белән Тирсәдән ул, әлеге авылның бик тә хөрмәтле аксакалы Вәгыйзь ага Гыймазовның бертуган апасы. Гаиләдә дүрт бала үсәләр: Сабира, Сәкинә, Вәгыйзь, Рәкыя. Сәкинә Иж-Бубыйда 9 сыйныфны тәмамлаган елны апасы Сабираны Буа районына укытучы итеп эшкә җибәрәләр. Ул сеңлесе Сәкинәне дә үзе янына чакыртып ала. Бу 1943 ел була. Шулай итеп, яше белән үзе дә укучылардан әлләни аерылмаган кыз балаларга немец телен, математика укыта башлый.
Ә менә педучилище тәмамлаганнан соң эшкә туган Әгерҗе районына юллыйлар. Мукшур, Наҗар, Иске Кызылъяр, Кыдырлы авылларында балаларга белем бирә ул. Шулай да хезмәт юлының күп өлеше Кодаш урта мәктәбе белән бәйле.
- Сәкинә апа безгә математикадан белем бирде. Мин - укыганда иң шаян балаларның берсе идем. Шуңадыр, ул миңа карата аеруча таләпчән булды. Ничек кенә булмасын, укытучыма хөрмәтем бик зур, - ди Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров.
- Укучыларым онытмыйлар, хәлемне белеп торалар. Иске Кызылъярга килсә, Фәнис безгә керми китми. Хәлемне белергә Ижауга кадәр килә хәтта, - ди Сәкинә апа укучыларына рәхмәтле булып. Сүз уңаеннан: моннан дүрт ел элек бердәнбер кызы Фәридә Ижауга алып киткән аны. Кышын Ижауда яшәсә, җәй айлары Иске Кызылъярда үтә.
- Әле быел гына әни бераз биреште. Аның бервакытта да тик торганы булмады. Авылга кайткач без бакчада эшләсәк, ул ашарга пешерә иде. Ишегалдындагы эскәмиягә утырып газеталар укырга да, авылдашларыбыз белән аралашырга да бик ярата, - ди Фәридә.
- Мин гомерем буе әбиемә гашыйк. Кечкенә чакларымнан ук авылга кайтып йөргәнгәдер, ул минем өчен иң якын киңәшче дә, сердәш тә булды. Аның бөтен эшкә өлгер булуына, активлыгына, кешеләрне яратуына һәрчак соклана идем. Әле хәзер дә аның белән сөйләшеп утыргач, күңел күтәрелеп китә. Беркайчан да боегуны белмәс әбиебез безгә һәрьяклап үрнәк. Без аны бик тә яратабыз - ди оныгы Елена. Ул да, әбисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган, УдГУда студентларга белем бирә.
90 яшьлек юбилеена якын туганнары, авыл һәм район җитәкчелеге килгәч тә сабыйларча куанды Сәкинә апа.
- Их, яшьрәк чагым булса, рәхәтләнеп биеп тә күрсәтер идем әле, - диде ул дәртләнеп. Аның һәр кунак белән рәхәтләнеп сөйләшүен, ихлас көлүен, куануын сокланып күзәттек.
- Аллаһ насыйп итсә, барысы да яхшы булыр, - дигән сүзләр белән озатып калды ул котларга килүчеләрне. Ә без бу сүзләрне юбилярның үзенә юллыйбыз. Янәшәгездә Сезнең өчен өзелеп торучы якыннарыгыз барында барысы да яхшы булыр, Сәкинә апа.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев