Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Бер өйдән – ике солдат

Язгы чакырылышта Исәнбай авылыннан бер генә егет тә армиягә китми. Бу - гомер булмаган хәл. Яз, көз айларында авылыбыз урамнары армиягә китүче егетләрнең: Военкомат баскычларын Таптамам дигән идем. Туган үскән авылымны Ташламам дигән идем, дип җыр сузуларыннан, гармун тартып, кулъяулыклар болгап авыл әйләнүләреннән тынып тормый иде. Күңелле дә, моңсу да...

Язгы чакырылышта Исәнбай авылыннан бер генә егет тә армиягә китми. Бу - гомер булмаган хәл.
Яз, көз айларында авылыбыз урамнары армиягә китүче егетләрнең:
Военкомат баскычларын
Таптамам дигән идем.
Туган үскән авылымны
Ташламам дигән идем,
дип җыр сузуларыннан, гармун тартып, кулъяулыклар болгап авыл әйләнүләреннән тынып тормый иде. Күңелле дә, моңсу да вакытлар иде ул. Берьюлы 7-8 егет озаткан вакытлар да булды. Ә 1982 елда бер көнне 12 егетне солдатка озату ашы гөрләде.
Ни гаҗәп, бу язда авылыбыздан бер генә егет тә армиягә китмәячәк. Әллә ничек ямансу әле күңелгә. Солдат ашлары гөрләмәгәч, Мәдәният йортында саубуллашу кичәләре уздырылмагач, күптәннән килгән гадәт буенча солдатка китүче кулъяулык элмәгәч ниндидер ямь юк кебек авылыбызда.
Шулай да әле өч егетебез армиядә хезмәт итә. Аларның икесе - бер гаиләдән. Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгәндә утыз елга якын солдат озату кичәләре уздырдым, әмма бер гаиләдән берьюлы ике солдат хезмәт итүен хәтерләмим. Абыйлы-энеле Илназ-Рузил Гобәйдуллиннар алар. Хәрби хезмәтен төгәлләү алдында торучы Илназ - Саратовта, соңрак юлга кузгалган энекәше Рузил Свердловск өлкәсендә хезмәт итәләр. Свердловскида тагын бер авылдаш егетебез Рәнис Хабиров та бар. Ничә еллар буе бергә, бер урамнан мәктәп сукмагын таптаган, көрәш түгәрәгендә йөреп көч туплаган, күп тапкырлар Сабантуй мәйданнарында батыр калган бу ике егетне армия дә аера алмады. Рузил белән Рәниснең хезмәт итү урыннары якын гына.
- Күрешеп кенә булмый, шулай да телефоннан бик еш сөйләшәбез, - диләр егетләр.
Әйе, нинди зур Исәнбайга өч бөртек солдат егет бүген. Алар киткәндә дә солдатлар аз дигән идек. Әмма быел берәү дә солдат каешы булмагач, әле ярый, өчәү армиядә бит дип юанабыз. Егетләр сыната торган түгелләр. "Солдат хатлары" кичәсенә өчесе дә хат яздылар, аларның теләкләре буенча җырлар яңгырады. Әти-әниләренә, укытучыларына язган теләкләрен, олы рәхмәт сүзләрен җиткергәндә күңелләр тулды. Рәхмәтләрнең иң зурысы, көрәш түгәрәге җитәкчесе Рәшит Садыйковка иде, әлбәттә. "Армиядә көчле, сәламәт, физик яктан чыныккан булу бик мөһим. Рәшит абыйга зур рәхмәт!" дигәннәр алар. Әти-әниләренә командирлардан килгән Рәхмәт хатлары да авылдаш егетләрнең батыр гына түгел, төгәл, җитез, тәртипле булулары турында сөйлиләр. Кем нәрсә булдыра бит?! Рәнис матур итеп елмаеп, ипле сөйләшүе, Илназ тиз аралашу осталыгы, Рузил техниканы биш бармагыдай белүе белән иптәшләре, командирлары күңеленә юл салгандыр, мөгаен. Без аларның хәрби бурычларын намус белән үтәп кайтачакларына ышанабыз. Хәзер авылдашлар Илназның туган якларга кайтуын көтәләр. Ә Рузил белән Рәнисне көзен каршы алачакбыз. Илләр генә тыныч булсын!
Әлфирә Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев