Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Без бергә булганда гына көчле

Район яшьләренең күптән шулай бердәм булып җыелып, эшлекле сөйләшүдә катнашканнары юк иде. Мәдәният сараена яшьләр форумына зал тутырып килгән егет-кызларны күргәч, Фәрит Габбасов та: "Районыбыз байлыгы һәм киләчәге булган яшьләребез белән шулай җыелышып сөйләшәсе килеп йөри иде. Менә Ходай кушкач, очрашулар насыйп булды. Сезне күргәч, үзебез дә яшәреп киткәндәй булдык",...

Район яшьләренең күптән шулай бердәм булып җыелып, эшлекле сөйләшүдә катнашканнары юк иде. Мәдәният сараена яшьләр форумына зал тутырып килгән егет-кызларны күргәч, Фәрит Габбасов та: "Районыбыз байлыгы һәм киләчәге булган яшьләребез белән шулай җыелышып сөйләшәсе килеп йөри иде. Менә Ходай кушкач, очрашулар насыйп булды. Сезне күргәч, үзебез дә яшәреп киткәндәй булдык", - дип башлады сәламләү сүзен .
Татьяна Сергеева җитәкләгән яшьләр сәясәте бүлеге һәм "Татарстанның аграр яшьләре" җәмәгать оешмасының Энҗе Хикмәтуллина рәислегендәге Әгерҗе бүлекчәсе оештырган яшьләр форумына җыелган делегатларны күргәч, районыбызның өметле егет-кызлары, "каймагы" бит болар дип сокланып утырдык. Яшьләрне бик еш кына тәнкыйтьләргә яратсак та, безнең күз алдында энергияле, гыйлемле, спортта, сәхнәдә бик актив яшьләр үсә. Фәрит Гарифович та шәһәребездә, авылларда аларны мавыктырырдай төрле түгәрәкләр, спорт секцияләренең уңышлы эшләвенә, ярышларда җиңүләр яулауларына сөенүен белдерде. "Тырыш, алтын куллы, белемле яшьләргә тормышта үз урыннарын табу, шәхси эшләрен ачу өчен шартлар күп хәзер. Фәкать кыю, тәвәккәл булырга, кыенлыклардан курыкмаска кирәк", - диде. Ә андыйлар залда бик күп иде. Иң актив яшьләр район башлыгының бүләкләренә лаек булдылар. Район башлыгы "Авыл - минем язмышым" номинациясендә җиңүчеләрне - агрофирмадан дуңгызчылык комплексы идарәчесе Ленар Нургаянов, баш агроном Рамил Рәхмәтуллин, "Нажар" җәмгыятеннән баш инженер Илнур Зәйнуллин, механизатор Рафил Садыйков, Сарсак-Омгадан Александр Тимофеев, терлекче Алексей Прокопьевны сәхнәдә хөрмәтләде.
"Фәнни потенциал" номинациясендә бер төркем укытучылар - Владимир Екимов, Рузилә Солтанова, Анна Васильева, Гөлназ Гаянова, Ләйсәния Мусина да Фәрит Габбасов кулыннан бүләкләр алдылар.
"Яшь талантлар"номинациясендә сәхнәдәге чыгышлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган Елена Скворцова, Оксана Михайлова, авылларда халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүчеЛюдмила Жиделева, Алсу Дәүләтшина, Гөлчәчәк Бәшәрова, Гүзәлия Галиуллина, Людмила Семенова, Марина Гаврилова, Алексей Гуляев җиңүче буларак район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Форумда спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов яшьләрнең спорттагы уңышлары турында горурланып сөйләде. Бик күп егет-кызларның хәзер сәламәт яшәү рәвешен сайлавына, спорт белән дус булуына сөенүен белдерде. "Үзегез тәмәкесез, аракысыз матур тормыш рәвешен сайлагансыз икән, янәшәгездәге дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне дә шул юлга алып керергә тырышыгыз", - дип мөрәҗәгать итте ул.
Энҗе Хикмәтуллина авыл яшьләренең активлыгын арттыру юллары, үзләре эшләгән "Туган ягым" проектының РФ Президенты грантына лаек булуы, март аеннан "Әгерҗе дозор" проектын тормышка ашыра башлаячаклары турында сөйләде. "Авыл яшьләре - 2012-2016" программасы белән дә таныштырды. "Бу программа авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын күтәрүдә зур ярдәм итәчәк", - диде Энҗе.
Очрашуда ТР аграр яшьләр берләшмәсенең төбәк оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина да катнашты. Ул Энҗе Хикмәтуллинаның яшьләрнең активлыгын үстерүгә юнәлтелгән проектлар эшләүдә һәрчак алда баруын билгеләп үтте. "Яшь гомер бер генә килә. Аны заяга үткәрмәскә тырышыгыз. Яшьлек энергиягезне файдалы эшләргә юнәлтегез. Татарстанда яшьләргә үзләрен таныту, үсү өчен шартлар җитәрлек", дигән сүзләр белән Әгерҗе яшьләрен бердәм булырга чакырды. Ул шулай ук Әгерҗе яшьләренең сайлауларда үз тавышларын иң лаеклы кандидатка бирәчәкләренә ышанычын белдерде.
Районыбыз яшьләренең талантлы, зур эшләр башкарырга сәләтле булуын аларның сәхнәдәге берсеннән-берсе матур чыгышлары да ачык күрсәтте.
Бу форум районыбыз егет-кызларын тагын да матуррак эшләргә дәртләндерде, алар яңа дуслар таптылар, киләчәккә зур планнар белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев