Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

“Безнең заман“да – Әгерҗе командасы беренче

Эшләүче яшьләрнең Әлмәттә узган "Безнең заман" II Республика телевизион фестиваленең зона этабында әгерҗелеләргә тиңнәр булмады. - Сезнең чыгышларны күргәннән соң, Әгерҗене күрү, балаларны шушы педагогларга тәрбиягә бирү теләге туды, - дигән сүзләрне җиткерде команданы котлаганда "Йолдызлык" һәм "Безнең вакыт" фестивальләре генераль продюсеры Дмитрий Туманов. Безнең яшьләр чыгышына шуннан да югарырак...


Эшләүче яшьләрнең Әлмәттә узган "Безнең заман" II Республика телевизион фестиваленең зона этабында әгерҗелеләргә тиңнәр булмады.

- Сезнең чыгышларны күргәннән соң, Әгерҗене күрү, балаларны шушы педагогларга тәрбиягә бирү теләге туды, - дигән сүзләрне җиткерде команданы котлаганда "Йолдызлык" һәм "Безнең вакыт" фестивальләре генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Безнең яшьләр чыгышына шуннан да югарырак бәя булуы мөмкинме соң?! Әлеге фестивальдә узган ел да безнекеләр, уңышлы чыгыш ясап, III урынга лаек булганнар иде. Тик җиңү яхшырак булуын беркем дә инкарь итмәс.
Зона этабында 7 команда катнашты. Әгерҗелеләр I урынны Әлмәтнең "Татнефть" командасы белән бүлеште. II урын - Әлмәтнең торба заводы яшьләрендә. Өч команда да бәйгенең финал өлешендә катнашачак.
Әгерҗе данын яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева, музыка укытучылары Марсилә Муллахмәтова һәм Гөлнара Нәбиева, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары Ләйсән Гайфуллина һәм Анжела Гаязетдинова, физкультура укытучылары Владимир Екимов һәм Ләйсән Төхвәтуллина, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре Юрий Чирков, Ләйсән Фәйзуллина һәм Сергей Мурзин яклады.
Безнекеләрнең "Визитка"сы да башкаларныкына охшамаган: Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов ярдәме белән "Гадәти булмаган мәктәптә дәрес" КВН стилендә төзелгән иде. Жюри әгъзаларын аның сәясәт белән бәйле эчтәлеге җәлеп иткән: класска яңа укучы - Кырым килеп керә һәм шуннын башлана инде хәлләр...
- Гадәттә, жюри КВН стилендәге чыгышларны бик хупламый. Тик бу очракта команданың актив гражданлык позициясенә югары бәя бирелде, - ди Татьяна Сергеева.
"Вокал-соло" номинациясендә тамашачылар Марсилә белән Гөлнараның чыгышына югары бәя бирделәр (III урын). "Дан минуты" бәйгесендә Анжела белән Ләйсән биюләре белән шаккатырдылар. "Вокал-ансамбль" номинациясендә "Порушка-Параня" җыры әгерҗелеләрне тагын бер баскычка югарырак күтәрде.
- Җыры да гади генә кебек. Әмма сезнең шундый дәртле чыгышыгызны чын соклану белән карадык. Бераз техникасы өстендә эшләсәгез, чын сәхнә осталарыннан берни белән дә аерылмаячаксыз, - диде әлеге чыгышка югары бәя биреп "ЗөЛәйЛә" төркеме җырчысы Ләйсән.
Шулай да безнекеләргә иң югары бәяне "Әгерҗедә кадриль" номеры өчен куялар. Әлеге биюне бик үзенчәлекле итеп башкаралар егетләр-кызлар. Иң башта татар, аннан удмурт биюе башкарыла, ә соңыннан рус халык көенә сәхнәне ду китерәләр. Ә бу минутларда тамашачыны күрсәгез... Алкышлар, сызгыру-кычкырулар башлана. Әгерҗелеләрдән соң Сарман районыннан ялгызы гына татар биюен башкарган кызга көч бирү максатыннан безнекеләр янә сәхнәгә чыгалар, залга төшеп тамашачыны биетәләр. Чынлап та, барысы да бик яхшы килеп чыга. Сәхнә костюмнары белән булышкан мәктәптән тыш эшләр үзәге, район Мәдәният сарае һәм "Golden" студиясенә рәхмәтләрен җиткерделәр алар.
Конкурслар барган ике көндә әгерҗелеләр әле жюрины болар белән генә шаккатырмый. Экспресс-газета чыгарырга да туры килә аларга. Ә анда инде әлеге бәйгедә төшкән фотосурәтләр урын ала, үзләренең төп эшләрендәге уңышларны да яктырталар. Ә "Фотокросс" конкурсында "Кавказская пленница" фильмыннан Балбес, Бывалый, Трусның Нина белән биюен күрсәтәләр.
- Бик тиз генә грим сыладык, фильм геройларыныкына ошаган киемнәр эзләп таптык. Беренче мизгелгә нәкъ фильмдагыча килеп чыккандай тоелды, - ди Татьяна Сергеева.
Өченче көнне гала-концерт була. Әлеге концертка безнекеләрнең 5 (!) номеры алына. Бу - фестивальнең рекорды. Сәхнәгә бик еш чыгарга туры килсә дә, безнекеләр каушап калмыйлар: бер-берсенә прическа ясыйлар, киенергә булышалар. Әле бит сәхнәгә чыкканда матур итеп елмаерга да кирәк. Жюрида утырган артистлар безнекеләргә янә соклануларын белдерәләр.
- Без жюрины да, тамашачыны да шаккатырдык. Безнең чыгышлардан соң Әгерҗе турында тагын да кызыксына башладылар. Командабызга көнкүреш техникасы бүләк иттеләр. Ә без аны Украинадан районыбызга кайтучыларга тапшырырга булдык, - ди Татьяна Сергеева.
Конкурста катнашучылар бер атна ял иткәннән соң янә эшкә тотыначаклар. Алда - финал. Уңышлар телибез сезгә, егетләр-кызлар.
Белешмә:
Фестиваль турында "Созвездия-Йолдызлык" сайтына кереп күбрәк белешмә алырга була. Гала-концертны ТНВ каналы күрсәтәчәк. Бу турыда газета аша хәбәр итәрбез.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев