Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Безнекеләр “Тамчы-шоу“ да шаккатырдылар

1нче гимназия укучылары, Аксубай һәм Арча районнары авылларыннан килгән көндәшләрен җиңеп, ТНВ каналындагы "Тамчы-шоу" интеллектуаль уеныннан җиңеп кайттылар. "КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР" - Уку елының беренче чирегендә без ТНВ каналындагы ике тапшыруда - татар теле укытучылары - "Башваткыч"та, туган телебезне яратучы укучыларыбыз "Тамчы-шоу"да төшеп кайттык һәм сынатмадык, - ди Әлфинә Ризванова. Әлеге тапшыруларга...

1нче гимназия укучылары, Аксубай һәм Арча районнары авылларыннан килгән көндәшләрен җиңеп, ТНВ каналындагы "Тамчы-шоу" интеллектуаль уеныннан җиңеп кайттылар.

"КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР"
- Уку елының беренче чирегендә без ТНВ каналындагы ике тапшыруда - татар теле укытучылары - "Башваткыч"та, туган телебезне яратучы укучыларыбыз "Тамчы-шоу"да төшеп кайттык һәм сынатмадык, - ди Әлфинә Ризванова.
Әлеге тапшыруларга бару да шушы тынгысыз җанлы мөгаллимәнең идеясе була.
- 11 сыйныф кызларының көндәшләре Аксубай командасы иде. Аларның укытучылары - якын танышым. Ул "Тамчы-шоу"га барачакларын әйткәч, мин дә "Яшь ТНВ" хезмәткәрләре белән элемтәгә кердем. Ләкин аксубайлылар белән көч сынашачагыбызны алдан белмәдек. Тапшыруда очрашкач, шаккатык, - ди Әлфинә ханым.
Тапшыруда катнашкан Айгөл Рамазанова, Айгөл Әхмәтова, Филәрә Камалованы укытучылар "гимназиянең йолдызлары", диләр. Команданың исеме дә җисеменә бик туры килә: "Кызлар-йолдызлар". Уку алдынгыларына "Алтын Урда тарихы" һәм "Казан мәчетләре" турындагы темаларга әзерләнү әллә ни авырлык тудырмаган.
- Укытучыларыбыз Наилә Харисова, Әлфинә Ризванова, Гөлнара Закирова, Гөлназ Закирова белән бергәләп кыска гына вакыт эчендә эзләнү эшләре алып бардык, бик күп мәгълүмат тупладык, - ди команданың капитаны Айгөл Рамазанова.
Һәм нәтиҗә күз алдында: иң авыр, катлаулы "Алтын Урда тарихы" буенча сорауларның һәрберсенә безнекеләр тулы җавап бирәләр һәм беренче турда ук алга чыгалар. Башка турларда да көндәшләренә үзләренә якынаерга ирек бирмиләр. "Фотосурәтләр" конкурсы да безнекеләр файдасына була. Мәчетләр турындагы биремне дә "бишле"гә үтиләр. Казандагы "Иске таш", "Гали", "Борнай, "Солтан" мәчетләре турында кызыклы мәгълүматлар җиткерәләр. "Хакимият" дигән сүздән иң күп сүз табучылар да - безнең кызлар.
- "Капитаннар" ярышы бераз авыррак булды. Бу ярышта һәр фән буенча белемне тикшерделәр. Алып баручы Марсель Әхмәдуллин сорауны әйткәндә кайбер сүзләрнең мәгънәсенә тиз генә төшенеп җитеп булмады. Шулай да көндәшемнән бер очкога гына калышып, 8 балл тупладым, - ди Айгөл.
Шулай итеп, кызларыбыз 29 балл җыеп җиңү яулыйлар. Аксубайларныкы - 24 балл. Жюри әгъзалары шәһәр кызлары Филәрә, Айгөлләребезнең чиста татарча сөйләшүләренә соклануларын белдерәләр. Аларның татар теле буенча белемнәрен югары бәялиләр.
- Марсель Әхмәдуллин да кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Аның белән хәтта машина маркалары турында да сөйләштек, - ди Айгөл Әхмәтова. Сүз уңаеннан: бу кызлар әле мәктәпне тәмамламаганнар, инде өчесе дә "права"га укыганнар.
- Жюри безнең нинди һөнәр сайлаячагыбыз турында да кызксынды. Әлбәттә, алар безнең татар теле, әдәбият юнәлешендә китүебезне теләделәр. Мин хәзер үк ышандырып әйтәм алам: мин педагог һөнәрен сайлаячакмын. Бигрәк тә тәрбияче буласым килә, - ди Филәрә. Ә ике Айгөлнең дә хыялы- табибә булу.
Кызларга Мактау грамоталары, бүләккә бик күп китаплар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына "Мәхәббәт FM" спектакленә билетлар бүләк итәләр. Һәм, әлбәттә, яңадан "Тамчы-шоу"га чакырып калганнар.
- Безгә бит поездда барганда ук изге теләкләр теләделәр. Аннан китаплар сатыла торган кибеткә кергәч, яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинны очрашып, сөйләшеп алдык. Аның да изге теләкләре ярдәм итми калмагандыр. Без кызларыбыз өчен бик шат, - диләр укытучылары.

"ХЫЯЛ"
- 11 сыйныф кызлары җиңү яулагач, 7, 8 сыйныфтан барган Каюм Шәймәрданов, Азалия Гыйльметдинова, Диана Җәмитова өчен куркып та калдык. Җиңә алырлармы, юкмы? Башта гел шул сорау бөтерелде. Аннан соң көндәшләр дә бик көчле иде. Арча районы Яңа кенәр мәктәбе - республикада данлыклы мәктәп бит, - ди мөгаллимә Наилә Харисова.
Аннан татар теленнән программаны шәһәр балалары авыл балаларына караганда бер елга соңрак узалар. Катнашучыларны шул да борчый.
Беренче ике турда көрәш каты бара. "Җөмлә кисәкләре", "Татар композиторлары" буенча сорауларга ике команда да төгәл җавап бирә. Бары "Капитаннар ярышы"нда гына Каюм көндәшенә караганда өстенрәк чыга.
- Аннан соң инде безнекеләр артка чигенмәделәр, - ди укытучылары Гөлнара Закирова.
Каюм жюрины матур, культуралы сөйләшүе, итагатьле булуы белән дә таң калдыра. "Кечкенә мәгърифәтче Каюм", дип бәя бирәләр аңа жюри әгъзалары.
- Каюм һәр сорауга уйлап, бик төгәл җавап бирде. Кызларыбыз да сынатмадылар. Татар мәктәбендә белем алучы авыл укучылары белән көч сынашып җиңү яулаганнар икән, бу укучыларыбызның татар теленнән белемле булулары, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен белүләре турында сөйли, - ди Наилә Харисова.
- Әле Каюмыбыз быел район буенча 11 фән олимпиадасында катнашачак. Димәк, җиңүләре әле моның белән генә төгәлләнмәс дип ышанабыз, - диделәр укытучылары бу гыйлемле укучылары белән горурланып.
"Тагын "Тамчы-шоу"га барасыгыз киләме?" дигән сорауга укучылар "Әлбәттә" дип җавап бирделәр.
- Бездән инде хәзер дүрт команда сорыйлар. "Мондый белемле, татар телен яратучы укучыларыбызны телевизор экраннарыннан күбрәк күрсәтәсе килә", диделәр жюри әгъзалары. Насыйп булса, әле тагын "Тамчы-шоу"га барырбыз, - ди Әлфинә Ризванова.
Ә "Тамчы-шоу"ның зәңгәр экраннардан кайчан күрсәтеләсен газетада хәбәр итәрбез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев