Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Биегез, кызлар, биегез

Унбер ел белем һәм тәрбия биргән, үз балаларың кебек якын булып беткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашу һәрчак авыр, нәрсәнедер йөрәгеңнән тартып алган кебек була. Менә бүген соңгы тапкыр бергә җыелган сигез укучыны да олы тормыш юлына озату җиңел түгел. Һәркайсы үзенчәлекле, оста, актив. Мәктәбебез данын төрле бәйгеләрдә якладылар. Өч...

Унбер ел белем һәм тәрбия биргән, үз балаларың кебек якын булып беткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашу һәрчак авыр, нәрсәнедер йөрәгеңнән тартып алган кебек була. Менә бүген соңгы тапкыр бергә җыелган сигез укучыны да олы тормыш юлына озату җиңел түгел.
Һәркайсы үзенчәлекле, оста, актив. Мәктәбебез данын төрле бәйгеләрдә якладылар. Өч ел рәттән "Елның иң яхшы сыйныфы" исемен йөрттеләр. Укуда һәрчак алдынгы Алинә, Элиза, Марселә, армспорт буенча дөнья чемпионы Денис, теләсә нинди эшне менә дигән итеп башкаручы Руслан, һәр эштә төгәл һәм җитез Мира, сәхнә йолдызлары Лилия һәм Зиләрә - алар барысы да мәктәбебезнең йөзек кашы булдылар.
Авылда һәм мәктәптә узучы бер генә кичә-концерт та Лилия һәм Зиләрәдән башка узмады. Алар калага китсәләр дә ялга кайткан арада да авыл сәхнәсен ду китерерләр әле дип өметләнәбез. Бу ике кызыбыз беренче сыйныфтан алып мәктәп тәмамлаганчы "Хыял" бию коллективының иң оста биючеләре булдылар. 11нче сыйныфта укыганда имтиханнар дип кызлар биюдән читләшерләр инде дип борчылган идек. Ләкин Лилия дә, Зиләрә дә бию коллективын ташлауны күз алдына да китермәделәр.
- Бию безгә тагын да тырышыбрак укырга көч бирә, биегәндә ләззәт алып, тагын да дәртләнеп китбез, - диләр алар икесе дә.
Быел безнең "Хыял" бию төркеме Казанда узган "Йолдызлык" фестивалендә зур уңышлар яулады, гала-концертта чыгыш ясау бәхете тәтеде. Бу җиңүләрдә Лилия белән Зиләрәнең тырышлыгы зур булды. Алар коллектив җитәкчесенең ярдәмчеләре дә, сәхнә костюмнары тегүчеләр дә, кыскасы, "Хыял"ның тоткасы булдылар. Киләчәктә профессиональ биючеләр булмасалар да, алар гомер буе биюдән аерылмаслар. Биегез, кызлар, биегез!
Резилә МӘДИШИНА,
Иж-Бубый мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев