Сәләтлеләр – “Сәләт” форумында
Кичә районыбызның уку алдынгылары, олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә җиңгән иң актив укучылар Биләргә - "Сәләт" форумына бардылар. Анда Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләре, 10 чит ил, шул исәптән Австралия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 5 меңгә якын кеше катнашты. Алар тренинг, лекция, мастер-класслар аша булачак Татарстан элитасы белән тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Иң...
Кичә районыбызның уку алдынгылары, олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә җиңгән иң актив укучылар Биләргә - "Сәләт" форумына бардылар.
Анда Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләре, 10 чит ил, шул исәптән Австралия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 5 меңгә якын кеше катнашты. Алар тренинг, лекция, мастер-класслар аша булачак Татарстан элитасы белән тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Иң сәләтле балалар белән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев