Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Хыяллар – ак җилкән

Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган ул бәхетле көн килде. Бу атнада районда 163 егет-кыз өчен мәктәп тормышында соңгы бәйрәм - чыгарылыш кичәләре гөрләде. Ә шәһәр мәктәбен тәмамлаучылар, алтын һәм көмеш медаль ияләре һәм активистлар өчен тантаналы бәйрәм чарасы Җиңү скверында ук башланды. "Ишеттегезме икән, бүген көне буе кошлар сайрап...


Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган ул бәхетле көн килде. Бу атнада районда 163 егет-кыз өчен мәктәп тормышында соңгы бәйрәм - чыгарылыш кичәләре гөрләде. Ә шәһәр мәктәбен тәмамлаучылар, алтын һәм көмеш медаль ияләре һәм активистлар өчен тантаналы бәйрәм чарасы Җиңү скверында ук башланды.
"Ишеттегезме икән, бүген көне буе кошлар сайрап җыр суздылар. Кояш та нурларын жәлләмәде. Зәңгәр күктән сибелгән нурлар әллә кайларга барып тоташкан сыман тоелды. Бүгенге сихри кич тә, шифалы яңгыр да, әйтерсең, олы тормышка аяк атлаучыларга матур бәхетле киләчәк тели кебек. Берүк, шулай гына була күрсен", - дип башладылар тантананы алып баручылар. Ә мәктәп тәмамлаучыларның хыяллары иксез-чиксез: үзең теләгән уку йортына керү, яңа коллективка ияләшү, дипломлы белгеч булу, эш табу, мәхәббәт утында яну, гаилә кору, әти-әниләрне сөендереп яшәү...
Тантананың төп сәбәпчеләре булган берсеннән-берсе матур, купшы күлмәкләр кигән кызлардан, алар янында башларын горур чөеп басып торучы ыспай егетләрдән күзне алып та булмый. Алар йолдызлардан бер дә ким түгел. Әнә, сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Ганиева, Фәнилә Тимеркәева, Рәфилә Мирсәяпова, Светлана Самарцева артыннан уку алдынгылары, бик күп бәйгеләр, олимпиадалар призерлары, җәмәгать һәм спорт тормышында зур җиңүләр яулаган 84 егет һәм кыз ничек горур атлыйлар. Йөзләре сөенечтән балкый, күзләре шатлык чәчеп елмая аларның. Бераз гына дулкынлану да сизелә.
Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән егет-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлады: "Бүгеннән сезнең өчен тагын да җаваплы, мөстәкыйль тормыш башлана. Каршылыкларны җиңеп, максатыгызга ирешеп яшәгез. Белем биргән укытучыларыгызны, сезнең өчен "ут" йотып торучы әти-әниләрегезне онытмагыз. Тормышыгызда һәрчак уңыш елмайсын. Ак юллар сезгә!" - диде ул.
Район тарихында булмаган хәл, быел 17 укучы алтын медальгә тәмамлады. Укуда аеруча яхшы уңышларга ирешкән егет-кызларның иң күбесе - 4нче шәһәр мәктәбеннән. 6 укучының алтын медаль иясе булуы - әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре Фәнилә Тимеркәева өчен дә зур шатлык.
Алар артыннан мәйдан түренә чыккан көмеш медальгә лаек булганнар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова кулыннан медальләр, чәчәк бәйләмнәре, ә әти-әниләр Рәхмәт хатлары алдылар. "Бу - сезнең беренче җиңүегез. Әмма соңгысы булмасын. Уку йортларын тәмамлагач туган Әгерҗебезгә кайтыгыз. Без сезне көтәбез", - диде ул.
Ә бу егет-кызлар - спорт күгендә балкучылар, районда узган бәйрәмнәрнең үзәгендә кайнаган сәхнә осталары. Аларның кулларында республика, Россия күләмендә яуланган бер бәйләм уңышлар. "Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары безне бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән сөендерделәр. Ныклы белем биргән, үз эшләренең чын осталары булган хөрмәтле коллегаларыма тирән рәхмәтемне җиткерәм. Ә сезнең җиңүләрегез аша, безнең районны хәзер чит төбәкләрдә дә беләләр. Рәхмәт сезгә!" - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина активистларны котлап.
Әти-әниләр исменнән чыгыш ясаган Валентина Долженкова да укытучыларга түзем һәм сабыр, балаларына икенче әни булганнары өчен тирән рәхмәтләрен җиткерде.
Егет-кызларның да әйтер сүзләре күп иде. Күңелдәге рәхмәт сүзләрен алар мөгаллимнәренә, әти-әниләренә, туган мәктәпләренә җиткерделәр.
...Күңелләрне дәртләндереп мәктәп вальсы яңгырый. Егетләр-кызлар мәйдан уртасында бөтереләләр. Ә кулларындагы шарлары зәңгәр күккә күтәрелә. Һәркем аларга карап теләк теләп калырга ашыга. Сезнең тормыш әле башлана гына, яшь дуслар. Аның авырлыклары да, шатлыклары да булыр. Әмма сез беркайчан да сынатмагыз! Сезгә карап: "Алар - безнекеләр, Әгерҗенекеләр!" дип горурланырлык булсын!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев