Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Хыяллар чынга ашты

ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков ел саен районыбыздагы сәләтле 30 баланы Идел буйлап теплоходта сәяхәткә алып чыгу өчен матди ярдәм күрсәтә. Мин дә әлеге сәяхәткә эләгү турында күптән хыяллана идем. Ниһаять, быел яшьтәшләрем белән мин дә дүрт көн "Капитан Пушкарев" теплоходында ял итеп кайттым. Тирә-як искиткеч матур. Теплоходта уйларга...

ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков ел саен районыбыздагы сәләтле 30 баланы Идел буйлап теплоходта сәяхәткә алып чыгу өчен матди ярдәм күрсәтә. Мин дә әлеге сәяхәткә эләгү турында күптән хыяллана идем. Ниһаять, быел яшьтәшләрем белән мин дә дүрт көн "Капитан Пушкарев" теплоходында ял итеп кайттым.
Тирә-як искиткеч матур. Теплоходта уйларга чумып рәхәтләнеп тирә-якны күзәтергә була. Хыялга бирелеп Тольятти, Самара, Ульяновск шәһәрләренә килеп җиткәнне сизмәдек тә. Ә теплоходта безнең өчен күптөрле күңел ачу чаралары оештырылган иде.
Әнә, алда Тольятти. Жигулевский таулары янында утырган бу шәһәр матурлыгы белән таң калдырды. Анда чыгарылган автомобильләрдә дә күбебезнең җилдергәне бар. Ставрополь-на-Волге крепостенә нигез салган Василий Татищев һәйкәленә дә сокланып карап тордык. Соңрак әлеге крепостьның шәһәргә әйләнүе, XX гасырда икенче урынга күчерелүе һәм аның исеме үзгәрүе турында да белдек. Ул - хәзерге Тольятти шәһәре. Ә хуҗасының кайтуын юл читендә берничә ел көтеп торган тугры эткә багышлап салынган һәйкәл күңелләрне тетрәндерде. Самара буйлап сәяхәт барышында мондагы архитектурага сокланып туялмадык. Җәяүлеләр өчен ясалган Ленинградская урамы буйлап йөрдек. Ленин бабай туган Ульяновск шәһәрендә булу хыялыбыз да тормышка ашты.
Идел буйлап сәяхәт миңа аеруча ошады һәм җаныма рәхәтлек бирде. Чөнки безнең тамырлар нәкъ менә Идел буенда урнашкан Кама Аланыннан башлана.
Безгә онытылмас сәяхәт бүләк иткән Ринат Сәгыйтовичка һәм җитәкчебез Әлфия Блюхеровага мең рәхмәт!
Лиза КОРЕПАНОВА,
2нче мәктәп укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев