Солдат булырга әзер!
Элекке елларда 10 сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннар Пугачеводагы хәрби бүлектә уздырыла иде. Арсеналдагы шартлаулар аркасында узган ел ул уздырылмый калды. Быел беренче тапкыр район мәгариф бүлеге район укучыларын Красный бордагы "Алмалы" лагерена җыйды. Биредә биш көн дәвамында укучылар чын солдат тормышы белән яшәгәннәр: иртәнге сәгать 6да йокыдан торганнар, 10да...
Элекке елларда 10 сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннар Пугачеводагы хәрби бүлектә уздырыла иде. Арсеналдагы шартлаулар аркасында узган ел ул уздырылмый калды. Быел беренче тапкыр район мәгариф бүлеге район укучыларын Красный бордагы "Алмалы" лагерена җыйды.
Биредә биш көн дәвамында укучылар чын солдат тормышы белән яшәгәннәр: иртәнге сәгать 6да йокыдан торганнар, 10да ятканнар. Ә көн дәвамында ниләр белән генә шөгыльләнмәгәннәр: строевой хәзерлек узганнар, кырда занятиедә булганнар, физик хәзерлек күнегүләре ясаганнар. "Хәрби җыен безгә солдат тормышын тулысынча күз алдына китерергә ярдәм итте. Эчке нарядта булу, автоматны сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, дисеңме... Ясалма сулыш ясау күнекмәләрен ныгыттык. Бер генә минутны да әрәмгә уздырмадык", - диләр укучылар.
Хәрби җыеннарда катнашкан 42 укучыны (ягъни рота) 4 взводка бүлгәннәр. Ә взвод командирлары - әле күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан якташ егетләребез: Денис Аюшев, Илдар Хикмәтуллин, Алмаз Филиппов, Константин Куприянов. Аларның марш атлап йөрүләре дә үзгә: әнә, ничек горур атлыйлар! Шушы горурлык хисләрен укучыларда да уятырга тырышканнар. "Безнең команда составында ТИН укытучылары, штаб начальнигы, тыл, тәрбия эшләре, физик хәзерлек буенча урынбасарлар да бар иде. Һәркайсы укучыларга ярдәмгә килергә әзер торды", - ди хәрби җыен начальнигы Ринат Шакиров.
Җыенны ябу тантанасы башланыр алдыннан кайсы гына укучы белән аралашсам да, бары уңай фикерләр генә ишеттем. "Барысы да ошады: кросс, марш-бросок йөгерү, каршылыклар полосасын узу, граната ыргыту. Авыр, әмма кызыклы. Кыска гына вакыт эчендә яшьтәшләребез белән дуслашырга да өлгердек. Мин бу җыеннарда тагын берничә көнгә калыр идем әле", - диде 3нче шәһәр мәктәбеннән Антон Попцов. "Хәрби җыен мәктәптә алган белемнәрне тагын да ныгытырга, гамәлдә кулланып карарга мөмкинлек бирде. Җыенда катнашу армиягә бару теләгемне ныгытты гына", - диде 4нче мәктәптән Станислав Романенко. "Кыен вакытлар да булды, әмма гайрәтем кайтмады. Көнебезнең минутына кадәр бүленүе, тәртип ошады. Тик бераз сагындырды", - диде Иж-Бубыйдан Салават Сөләйманов.
Җыенны ябу тантанасы озак еллар 1нче гимназиядә ТИН укытучысы булып эшләгән, күптән түгел вафат булган Ринат Таҗиевны искә алудан башланды. Аның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Җәмәгате Әлфия ханым: "Ирем Ринат ел саен хәрби җыеннарны көтеп ала иде. Быел, кызганычка каршы, катнаша алмады. Тик миңа ул һаман сезнең арада кебек тоела", - дип сөйләгәндә, күзгә яшьләр тыгылды.
"Хәрби җыеннар ошадымы, дип сорамыйм. Чөнки күзләрегездәге очкын бу хакта ачык сөйли. Киләчәктә дә көнегезне нәкъ менә хәрби җыендагы кебек дөрес итеп бүлегез. Режим буенча яши белү - үзе сәламәтлек бит ул. Биредә уздырган көннәрегез турында яшьтәшләрегезгә, бигрәк тә 9 сыйныф укучыларына сөйләгез. Киләсе елда сезнең урында алар булачак бит", - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. Ул Алмаз Филиппов җитәкчелегендәге III взводка район башлыгының күчмә Кубогын да тапшырды.
Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев взвод командирларына олы рәхмәтен җиткерде. "Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәп кайткан бу егетләр биредә дә сынатмадылар. Алар сезгә армия тормышы белән тагын да якыннанрак танышырга ярдәм иткәннәрдер", - диде Илгиз Наилевич. Взвод командирлары аның кулыннан Рәхмәт хатлары кабул итеп алдылар.
Полициянең линия бүлеге начальнигы Александр Канафеев, "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов укучыларны сынауны уңышлы үтүләре белән котладылар. Аларның берсенең дә сынатмаулары турында тантанада тапшырылган Мактау грамоталары ачык сөйли. Ә иң-иңнәре Кубокларга ия булдылар. "Егетләрнең һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Шулай да 4нче мәктәптән Андрей Бианов, Эмиль Галимҗанов, 2нче мәктәптән Роман Гринникның активлыгын башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин", - диде Ринат Шакиров.
Быелгы хәрби җыеннар инде артта калды. Красный борга 62 укучы барырга тиеш булса да, 41е генә катнашты. Ә калганнары күп нәрсә югалткандыр, мөгаен. "Бирегә килгәндә бөтенләй башка егетләр иделәр, биш көн эчендә күзгә күренеп яхшы якка үзгәргәннәр. Менә ничек үзгәртә безнең егетләрне армия тормышы", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова егетләрне өйләренә озатканда.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев