Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Динарны чәчәкләргә күмделәр

Ул көнне район Мәдәният сараенда алма төшәр урын да юк иде. 20 яшьлек җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВ концертына халык әллә кайлардан килгән иде. Әгерҗелеләр генә түгел, туган авылы Тәбәрле, Кичкетаң, Уразай, Тирсә һәм тагын бик күп авыллардан Динарны яратучы, аның җырларына гашыйк тамашачы җыелган иде залга. Әнә, Динар районыбыз гимнына...

Ул көнне район Мәдәният сараенда алма төшәр урын да юк иде. 20 яшьлек җырчы якташыбыз Динар ШӘЙМӘРДАНОВ концертына халык әллә кайлардан килгән иде.
Әгерҗелеләр генә түгел, туган авылы Тәбәрле, Кичкетаң, Уразай, Тирсә һәм тагын бик күп авыллардан Динарны яратучы, аның җырларына гашыйк тамашачы җыелган иде залга. Әнә, Динар районыбыз гимнына әйләнгән "Иж буйлары"н җырлап сәхнәгә чыгуга, зал көчле алкышларга күмелде. Ыспай итеп киенгән, егет-кызларга кушылып биеп тә алучы, үзен бик тыйнак, әдәпле, шул вакытта кыю да тотучы Динарга сокланып карап туймаслык. Тәбәрледән укытучысы Дамира Гәрәева, авыл җирлеге Советыннан Мирзалиф Харасов, Фәнилә Муллахмәтова:
- Яшь кенә булса да инде тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән җырчының нәкъ менә безнең авылдан чыгуына бик сөенәбез. Аңа Казан сәхнәләрен дә яуларга язсын, - диделәр. Кичкетаңнан авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев һәм аның урынбасары Рамилә Хикмәтуллина:
- Без Динарны үзебезнең авылныкы дип саныйбыз. Аның әнисе Дилбәр - Барҗы-Умга авылы кызы. Узган ел Динар әнисенең туган авылында кичке Сабантуйда дүрт сәгать чыгыш ясады. Без аны быел да көтеп калабыз, - диделәр.
- Динар безнең күз алдында үсте. Аның бүген сәхнә түрендә басып торуында әти-әнисе Рәүфәт һәм Дилбәрнең тырышлыгы бик зур. Кечкенәдән райондагы концертларда чыгыш ясап, ул вакытта ук республика балалар бәйгеләрендә катнашкан Динарның бүгенге уңышларына чын күңелдән сөенәм, - дип аның иҗатына олы бәя бирде Рәвия Лутошкина.
Яшь якташыбызны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән һәркем Динар белән горурлануын белдерде. Заман шаукымына иярмичә, репертуарын бер көнлек җырлар белән "бизәмәгән", киресенчә күпчелек халык җырларын керткән, аларны тирән аһәң белән башкаручы Динарга барлык тамашачылар исеменнән "Афәрин!" диясе килә.
- Әле күптән түгел Казанда "Илаһи моң" бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашырга туры килде. Зөһрә Сәхәбиева, Флүрә Сөләйманова кебек дәрәҗәле халык артистлары белән беррәттән Динарны күрү күңелдә әйтеп бирә алмаслык горурлык хисе уятты. Аны күренекле артистлар да "матур егет" дип кенә йөртәләр. Динар үзе дә киләчәктә затлы җырчы булачак, иншаллаһ, - диде Асия Корбангалиева.
Концертта Динар башкаруында якташларыбыз Наилә Харисова, Раилә Бариева сүзләренә Гафият Нигъмәтуллин, Дамир Муллахмәтов көй язган "Күңел чишмәләре", "Төнбоеклар" җырларын да ишеттек.
Бу кичне Динарның остазы, Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиевның җырларын тыңлап та хозурландык.
- 20 яшьлек егетне тамашачы басып алкышлаган икән, безгә ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга ярамый. Шәкертемә шундый игътибар күрсәткәнегез, аны зурлаганыгыз өчен мин дә сезгә бик рәхмәтле, - диде Миңгол ага.
Концертны алып барган җырчы Нурзадә, яшь җырчы Илзидә, Менделеев каласыннан биюче егет-кызларның да чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы, республика һәм чит төбәкләрдә татар җыры бәйгеләре җиңүчесе буларак танылган Динарга матур җиңүләр телибез. Аның татар эстрадасында үз урынын табуына ышанабыз. Һәм, әлбәттә, Динарны туган якта көтеп калабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев