Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗенең яшь йолдызлары

Менә алар - шәһәребездә узучы төрле кичәләрне матур җырларга төрүче, искиткеч биюләргә күмүче йолдызларга тиң егет-кызларыбыз. Нинди генә чара узса да, алар - сәхнә түрендә. Күз явын алырлык костюмнар кигән балалар елмаеп сәхнәгә чыксалар, күңелләр күтәрелә. Ә өздереп җырлап, күбәләктәй бөтерелеп биеп җибәрсәләр, дөньяларыңны онытып карыйсың. Хәзер инде авылларда яшәүчеләр...

Менә алар - шәһәребездә узучы төрле кичәләрне матур җырларга төрүче, искиткеч биюләргә күмүче йолдызларга тиң егет-кызларыбыз. Нинди генә чара узса да, алар - сәхнә түрендә. Күз явын алырлык костюмнар кигән балалар елмаеп сәхнәгә чыксалар, күңелләр күтәрелә. Ә өздереп җырлап, күбәләктәй бөтерелеп биеп җибәрсәләр, дөньяларыңны онытып карыйсың.
Хәзер инде авылларда яшәүчеләр дә Әгерҗенең талантлы балаларын танып беләләр. Чөнки һәр елны авылларда узган гражданнар җыелышларында район башлыгы Фәрит Габбасов тәкъдиме белән матур концерт программасы әзерләнә. Ә аның үзәгендә, әлбәттә, шушы сәләтле балалар кайный. Быелгы программа да гаять бай эчтәлекле иде. Кайсы гына авылда узган җыелышта катнашсак та, "Эх, шушы балаларга кызыгып та, сокланып та карыйбыз. Чыгышлары күңелләргә үтеп керә бит. Шәһәр авыл түгел шул. Безнекеләрне дә зур сәхнәләрдә күрәсе килә", - дигән мактау сүзләрен ишетергә туры килә авыл халкыннан.
Менә алар - быел авыл җыелышларында үзләренә гашыйк иткән Әгерҗенең яшь сәхнә йолдызлары. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулаган Камилла Уразаева һәм Лиана Алавердова. Республика күләмендә узган җыр бәйгеләрендә дә уңыш яулаган бу кызлар - районыбыз горурлыгы. Рус кызы Лиана быел хәтта татар җырларын башкарып та шаккатырды. Аидә Мәгъдәнурованың да җырлавын тамашачы яратып кабул итә. Үзе дә сөйкемле, сәхнәдә үз-үзен тотышы да матур, гади аның. "Эль" төркеме кызлары Ләйсән Ясәвиева, бертуган Анастасия һәм Александра Исенбаевалар, Азалия Мухамедьянова, Диана Кузнецова, Каралина Полищук, "Кап Эль" төркеменнән Динара Шагова, Гөлназ Муллинаның да чыгышларыннан соң тамашачы гөрләтеп кул чаба. Ә биючеләр сәхнәдә ут уйнаталар. "Изумруд" төркеме кызлары Ксения Редькина, Лилия Монасыйпова, Зөлфия Йосыпова, Юлия Ганиева, Ильмира Беристова, Екатерина Бобкова төрле биюләр белән тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Ә остазы Евгений Лыткин белән биюче Элина Мостафинага күз генә тимәсен. Концертларны районыбызда танылган сүз остасы, күп бәйгеләрдә җиңүче Антон Попцов бик матур алып барды.
Узган атнада район башлыгы Фәрит Габбасов әлеге талантлы балаларны һәм аларның ата-аналарын хөрмәтләде. "Мин хәзер бу сәләтле балаларның барысын да таныйм. Урамда исәнләшеп узсалар, аркаларыннан сөям, хәлләрен сорашам. Әле кайчан гына бик кечкенәләр иде алар. Безнең күз алдында нинди матур егет-кызлар булып үстеләр. Быел авыл җыелышларында аларның чыгышларын кат-кат карасам да сокланып туялмадым. Ходай сезгә шундый талант биргән икән, аны югалтмагыз, көндәлек рәвештә сәләтегезне тагын да үстерү өстендә шөгыльләнегез. Ә аның өчен укытучыларыгыз, остазларыгыз ярдәмгә килер. Район халкын шатландырганыгыз, күңел биреп шөгыльләнгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Сер түгел, хәзер бит авыл җыелышларына да халык күбрәк сезнең чыгышларны карарга килә. Башка авылларда да шушы матур концертыгызны куюны сорыйлар", - дип егет-кызларның һәрберсенең кулын кысып, акчалата бүләкләр тапшырды, иңнәреннән сөеп рәхмәтен җиткерде, җылы сүзләр әйтеп балаларны сөендерде. Фәрит Гарифович иң олы рәхмәтләрен бу балаларның ата-аналарына да җиткерде. Чынлап та, кечкенә вакытта баласын җитәкләп җыр, бию түгәрәкләренә алып килгән ата-аналарның хыяллары тормышка ашты, йөзләре шатлыктан балкый хәзер. Үз балаңны сәхнәдә күрү, аның уңышларына сөенүдән дә олы бәхет юк шул ата-ана өчен.
Әлбәттә, җимеш биргәнче агачны ничек тырышып үстерергә кирәк булса, баланы да олы сәхнәгә алып чыкканчы, җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк. Моны, әлбәттә, педагоглар, түгәрәк җитәкчеләре үзләре генә беләләр. "Һәрвакыт эзләнергә, тырышырга, шөгыльләнергә, вакытны кызганмаска кирәк", - диләр җырчы кызларның остазлары Марсилә Муллахмәтова һәм Елена Скворцова. Бию серләренә өйрәтүчеләр Диана Толстопятова, Регина Латыйфова һәм Евгений Лыткин да еш кына төн йокыларын оныталардыр. Биюче балаларның һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәреп өйрәтәләр бит алар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә күңелләрдә озак вакытка уелып калучы җыр-биюләр туа. Рәхмәт сезгә!
Шунысын да әйтмичә булмый, авыл җыелышларындагы концертларны балалар белән бергә район Мәдәният сарае, авыллардагы Мәдәният йортлары хезмәткәрләре - биюче-җырчыларыбыз да бизәделәр. "Җырларыгызны бүләк иткәнегез, гармун моңнарына күмеп яшьлеккә алып кайтканыгыз, дәртле биюләрегез өчен рәхмәт сезгә, сәхнә осталары! Без сездән ак көнләшү белән көнләшәбез!". Бу - тамашачыларның уртак фикере.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев