Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Егет булса, шундый булсын

1992 елдан Рәсәйдә ноябрь аенда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләнеп үтелә. Быел безнең районның булачак солдатлары өчен бу тантаналы чара 3нче шәһәр мәктәбендә уздырылды. Башка елларда бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, булачак солдатларны Пугачеводагы хәрби частька алып бару традициягә әйләнгән иде. Анда егетләр солдат тормышын үз күзләре белән күреп, беренче чирканчык...

1992 елдан Рәсәйдә ноябрь аенда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләнеп үтелә. Быел безнең районның булачак солдатлары өчен бу тантаналы чара 3нче шәһәр мәктәбендә уздырылды.
Башка елларда бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, булачак солдатларны Пугачеводагы хәрби частька алып бару традициягә әйләнгән иде. Анда егетләр солдат тормышын үз күзләре белән күреп, беренче чирканчык алдылар. Тик Пугачеводагы шартлаулар бу мөһим чараны хәрби частьта уздыруга вакытлыча чик куйды.
Мәктәп кысаларында уздырылган чарадан да булачак солдатлар бик күп файдалы мәгълүмат алганнардыр. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы ярдәмчесе Рөстәм Вәлиев хәрби кораллар турында сөйләп, аларны сүтеп-җыеп күрсәткәндә, егетләрнең кызыксынудан күзләре янып торды. Һәр коралның тарихы, кулланылышы, нечкәлекләре, төрләре турында да, солдатның шәхси саклану чаралары хакында да бик тәфсилләп сөйләде Рөстәм Рафаилович. Залдагы укытучылар, бәйрәм кунаклары бу минутларда күңелләреннән: "Бу кораллардан кешеләргә атарга язмасын сезгә егетләр, бары тыныч тормышта хәрби максатларда гына куллансагыз иде аларны", - дип теләми калмагандыр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакырылучылар комиссиясе рәисе Фәнис Нуриев: "Мин армиядә хезмәт иткәнемә һич кенә дә үкенмим. Сезнең, алда да, егетләр, шушы изге бурычны үтәү тора. Мин ышанам - армиягә чакыру килгәч, сез дә куркып калмассыз. Армиядә хезмәт итү - олы тормышка юллама бит ул. Беренчедән, сез бу хакта үз балаларыгызга горурланып сөйли алачаксыз. Икенчедән, хәзерге заманда армия хезмәтен узган егетләргә эшкә урнашу да күпкә җиңелрәк. Өченчедән, армиядә хезмәт итү - үзеңне чын ир-егет буларак тормышка әзерләү", - диде, булачак солдатларны бәйрәм белән котлап.
Залда шушы көннәрдә генә армия сафларына китәчәк егетләр дә утыра иде. Әгерҗе егетләре Ришат Сабирҗанов, Виталий Кузнецов, Артур Эркинов, Александр Кульков, Азат Хисмәтовлар беравыздан: "Без илебезне сакларга әзер!" дип белдерделәр. Көзен армия сафларына чакырылган 50гә якын райондашыбызның туган нигезләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телик.
"Армия хезмәте - тормыш мәктәбенә тиң. Хезмәт итү бервакытта да җиңел булмады. Хәзер бер генә ел булса да, солдатларга булган катгый таләпләр кимемәде. Шуңа күрә бу сынауга җитди әзерләнергә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга ТР Хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Илгиз Галиев.
Ә менә шушы көннәрдә генә Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан Әгерҗе егете Юрий Коурдаковка сүз бирелгәч, егетләрнең күз карашы хәрби форма кигән горур егеткә төбәлде. Аның хәрби чыныгуны лаеклы үтүен аңлау авыр түгел: әнә, күкрәген медаль һәм күкрәк билгесе бизи. Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен Мактау грамотасына да лаек булган егет. "Хезмәт итү җиңел түгел. Әмма мин шушы бурычны лаеклы үтәвем белән бәхетле", - диде горурланып гвардия-танк бригадасында хезмәт иткән солдат.
Аннан бәйрәм мәктәпнең спорт залында дәвам итте. Биредә дүрт шәһәр мәктәбе, 27нче һөнәр училищесы командалары үзләрен төрле бәйгеләрдә сынадылар. Автоматны сүтеп җыюда 3нче мәктәп егетләре иң җитезләре булдылар. Төркемләп ераклыкка сикерүдә дә беренчелекне бирмәде бу команда. Гимназия укучысы Ришат Вәлимөхәммәтовның турникта ничек оста күтәрелүен күреп, җанатарлар "аһ" итте. Ә менә пресс күнегүен башкаруда 4нче мәктәп укучысы Андрей Биановка тиңнәр булмады.
Гомуми нәтиҗәләр буенча I урынга 27 училище командасы, IIгә 1нче гимназия һәм 3нче мәктәп егетләре, III урынга 4нче мәктәп укучылары лаек булды. Егетләрнең һәр бәйгедә дәртләнеп ярышулары, җиңү теләге белән янулары аларның физик яктан яхшы хәзерлекле булуларын күрсәтте. Булачак солдатлар нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде.
Дания АБЗАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев