Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Эрик Камалов: «IT-чемпион» бәйгесендә җиңәчәгемне белдем

Узган елның март аенда республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән «IT-чемпион» бәйгесе башланып китте. Ел ахырына кадәр дәвам иткән бәйге барлыгы 474 мәктәп укучысын iPad лы итте. Конкурсның соңгы - өченче этабына декабрь ахырында йомгак ясалды. Әлеге тантанада исә тагын бер сөенечле яңалык билгеле булды - «IT-чемпион» бәйгесе...

Эрик Камалов: «IT-чемпион» бәйгесендә җиңәчәгемне белдем

Узган елның март аенда республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән «IT-чемпион» бәйгесе башланып китте. Ел ахырына кадәр дәвам иткән бәйге барлыгы 474 мәктәп укучысын iPad лы итте.


Конкурсның соңгы - өченче этабына декабрь ахырында йомгак ясалды. Әлеге тантанада исә тагын бер сөенечле яңалык билгеле булды - «IT-чемпион» бәйгесе алга таба да дәвам итәчәк. Бу Татарстан Хөкүмәте тарафыннан җиңүчеләр өчен дип әзерләнгән махсус кыйммәтле бүләкләр - iPad ияләре тагын да күбрәк булачак дигән сүз. Республиканың электрон хезмәтләреннән файдаланучылар саны да бермә-бер артырга тиеш.

Шул ук чарада «IT-чемпион» бәйгесенең зуррак сыйныф укучылары арасында уздырылган «Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерү» иҗади конкурсына да йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Әгерҗе егете Эрик Камалов та бар. Әгерҗенең 4 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы бу егет әлеге шактый авыр бәйгедә ничек катнашырга булган, аның турында каян ишеткән һәм җиңү яулаячагына ышанганмы - боларның барысы турында да без егетнең үзеннән сораштык.

- «IT-чемпион» бәйгесе турында миңа беркем дә әйтмәде. Бу турыда интернеттан укып белдем. Нәкъ шул чорда нинди эш белән шөгыльләнергә, ниндиерәк проектка алынырга икән дип уйлап йөри идем. Иҗади бәйге турында ишеткәч, ике дә уйламый шул конкурста катнашырга булдым.

- Белүемчә, Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерүгә багышланган әлеге бәйге - иң авыры. Нишләп нәкъ менә шул конкурсны сайладың?

- Дөресен әйтим, миндә «IT-чемпион» бәйгесенең төп өлешендә катнашу уе булмады, тулысынча иҗади бәйгегә бирелдем. Мин кечкенәдән информатика фәне, компьютерлар белән кызыксынам. Шуңа күрә, нинди дә булса программа ясау, берәр инновацион проект өстендә эшләү миндә бернинди дә авырлык тудырмый. Өстәвенә, моның ише бәйгеләрдә беренче мәртәбә генә катнашуым түгел.

- Конкурска тәкъдим иткән эшең турында да сөйләп кит әле...

- Кагыйдә буларак, республиканың электрон хезмәтләр порталында теркәлгән кешеләрнең почталарына махсус белдерү килә. Ә мин исә шушы хезмәтнең махсус мобиль телефоннар өчен кушымтасын эшләдем һәм аны булдыра алганча камилләштерергә тырыштым. Бу җыелган штрафлар, башка шундый яңалыклар турында хәбәр даими рәвештә кушымтадан файдаланучыларның телефоннарына килеп торачак, дигән сүз.

- Бу эшне берүзең башкарып чыктыңмы соң, әллә инде берәрсе булыштымы?

- Юк, ярдәм итүче булмады. Бераз китаплар укыштыргаладым анысы, әмма проектымның иң мөһим урыннарында башымдагы белемнәргә генә таяндым.

- Җиңү яулаячагыңа ышандыңмы соң?

- Дөресен әйтим, җиңәчәгемне чамалаган идем инде. Беркемгә дә сер түгел, иҗади бәйгенең темасы шактый авыр, теләсә кем башкарып чыга алмый. Шуңа күрә, призлы урын яулаячагыма шикләнмәдем. Хәер, конкурсны оештыручылар мине бераз гына дулкынланырга мәҗбүр итте. Ник дигәндә, бәйгегә эшләр кабул итү тәмамлангач, иң яхшы дип табылганнарын edu.tatar.ru сайтына урнаштырдылар. Халык аларга тавыш бирергә тиеш иде. Кызганычка каршы, анда мин үземнең эшне таба алмадым - презентацияләр, видеоклип һәм баннерлар белән бәйле номинацияләр бар, ә мин катнашкан «мобиль кушымталар» номинациясе юк. Бу яңалыктан минем кәефем төште, билгеле. Тик соңрак безгә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакыру кәгазе килеп төште. Әлбәттә, мин бик сөендем.

- Менә син «IT-чемпион» бәйгесенең иң зур бүләге - iPad планшетына лаек булдың. Бу синең беренче планшетыңмы?

- Юк, әлбәттә. Әлеге төр техника белән мин яхшы таныш. Шулай да, шундый кыйммәтле бүләккә лаек булуым белән мин бик бәхетле. Планшетларымның берсен әти-әниемә бүләк итәсе булыр, мөгаен.

- Эрик, менә син төрле бәйгеләрдә катнашканым булды дисең. Кайберләрен атап үт әле.

- Информатика буенча район олимпиадаларында һәр елны беренче урынны яулап киләм. Бер тапкыр республика күләмендә үткәрелгән олимпиадага да бардым. Беренчедән, минем аңа әзерләнергә вакытым булмады - башка бер проект белән мәшгуль идем. Икенчедән, миңа андагы шартлар шулкадәр ошамады ки, башка бармаска булдым. Шуннан бирле катнашканым юк. «Яшь программист» бәйгесен яратам. Күп тапкырлар призлы урыннар яуладым.

- Син быел унберенче сыйныфны тәмамлыйсың. Әйт әле, сиңа алга таба үсәргә, камилләшергә нәрсә комачаулый? Мәгариф системасында нәрсәне үзгәртер идең?

- Әлбәттә, мин дөрес әйтми торганмындыр, шулай да, миңа калса, 11 сыйныфта укучының киләчәктә сайлаячак һөнәре белән бәйле булмаган фәннәрне алып ату кирәк. Шул чакта мәктәп тәмамлаучыга имтиханнарга әзерләнү күпкә җиңелрәк һәм файдалырак булыр иде.

Эрик Камалов мәктәпне тәмамлагач, Казан яки Мәскәү уку йортларының берәрсен сайлап, югары белемле программист булырга хыяллана. Белемен тагын да камилләштерү өчен чит илгә барып укып кайту теләге дә бар егетнең. Без исә аңа киләчәктә уңышлар телибез.


Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАКИРОВА.

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев