Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе депутаты Татарстанда хайваннар катнашындагы циркларны тыярга тәкъдим итте

Марсель Шахмин сүзләренчә, кешеләр экологияне һәм хайваннарны яклау мәсьәләләренә битараф түгел, күпләр бу тәкъдимне хуплар дип көтелә.

(Казан, "Татар-информ", Диана Авакян). Әгерҗе шәһәр Советы депутаты Марсель Шахмин Татарстанда хайваннар чыгыш ясый торган циркларны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта ул "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы утырышында әйтте.

"Яшьләр миннән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар алдында тәкъдимебезне яңгыратырга сорады", – дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.

"Хәзер хайваннар катнашындагы циркларны тыю турында җәмгыятьтә фикер алышулар бара. Андый циркларны аерым республика, төбәк эчендә тыю мөмкинлеген карарга тәкъдим итәләр", – диде ул.

"Татарстан мондый карар кабул иткән беренче төбәк булырга мөмкин", – диде Марсель Шахмин.

Депутат сүзләренчә, районнарда яшәүче кешеләр экологияне һәм хайваннарны яклау мәсьәләләренә битараф түгел, күпләр бу тәкъдимне хуплар дип көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197008/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев