Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе егете Питерны яулый

Әгерҗедә гап-гади гаиләдә туып-үскән бу егеткә 2нче шәһәр мәктәбендә укыганда ук укытучылары зур өметләр баглыйлар иде. Бик башлы малай, зур кеше чыгар моннан дигәннәрен ишеткән булды. Марат СИТДЫЙКОВ, бу өметне аклап, хәзер Питерны яулый. Бу малай безнең күз алдында үсте. Әтисе Рафис "Әгерҗе хәбәрләре"ндә машина йөртүче булып эшләгәч, ничек инде...

Әгерҗедә гап-гади гаиләдә туып-үскән бу егеткә 2нче шәһәр мәктәбендә укыганда ук укытучылары зур өметләр баглыйлар иде. Бик башлы малай, зур кеше чыгар моннан дигәннәрен ишеткән булды. Марат СИТДЫЙКОВ, бу өметне аклап, хәзер Питерны яулый.

Бу малай безнең күз алдында үсте. Әтисе Рафис "Әгерҗе хәбәрләре"ндә машина йөртүче булып эшләгәч, ничек инде үз хезмәткәреңнең баласының укуы белән кызыксынмыйсың ди?! Мәктәптә укыганда ук аның яраткан фәне физика һәм химия икәнен белә идек. Маратның бу фәннәрдән олимпиадаларда гел призлы урыннар алып кайтуына да бергәләп сөендек. Әгерҗедә 2007 елда ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев катнашында Боз сараен ачканда символик ачкычны аңа тапшырулары, Маратның Илбашы белән фотога төшүе, Минтимер Шәриповичның мәһабәт гәүдәле, бу чибәр, талантлы егетнең киләчәк хыяллары белән кызыксынуы - бүгенгедәй күз алдында. Марат мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады. Документларын Казан химия-технология университетының ике факультетына тапшырды. Программист йә нефть эшкәртүче белгечлегенә. Гыйлемгә омтылган егет ике белгечлек буенча үтсә дә, ул нефть тармагын сайлады. Бу факульттетта уку гаять катлаулы булуга карамастан, студент егет имтиханнарны гел уңышлы тапшырып барды. Дүртенче курстан соң Ленинград өлкәсендәге Кириш нефть эшкәртү заводына практикага киткән Әгерҗе егетенең язмышы әнә шул чакта ук хәл ителде.

- Студент кына булсам да, мине җылы кабул итүләре, биредәге эшлекле атмосфера миңа бик ошады. Нефть эшкәртүче завод территориясенең яшеллеккә, чәчәкләргә күмелеп утыруын күреп тә беренче көнне телсез калган идем. Практика узганда ук бу заводка эшкә урнашу хыялы белән яндым, - дип искә ала Марат ул елларны.

Тырыш, гыйлемле егет практикада ук үзен эше белән күрсәтә алган. Шулай булмаса, завод җитәкчелегеннән дипломлы яшь белгечне эшкә чакыру килер идемени?!

Марат Кириш нефть эшкәртү заводында оператор булып хезмәт юлын башлап җибәрә.

- Эшемне бик яратам. Күңелемә рәхәтлек бирә ул. Заводка ашкынып барам, кичен гаиләмдә хатыным белән нәни улым көтүләрен белеп аларны сагынып кайтам. Нефть эшкәртү тармагы буенча белемемне даими арттырып торырга тырышам. Аспирантурага укырга керергә дә уйлап торам әле, - ди якташыбыз.

Бу заводта эшли башлавына әле өч кенә ел. Маратның актив, инициативалы, перспективалы белгеч икәнен күреп, бик тиз арада аны 41нче цехка инженер-технолог итеп куялар. Әле шушы араларда гына заводның "Нефтяник" күптиражлы газетасының беренче битендә Әгерҗе егете турында "Увлеченный своим делом" исемле язма урын алган. Әлеге язмадан юллар:

"Марат Ситдыйков беренче көннәрдән үк үзен яхшы, белемле белгеч буларак күрсәтте. Бик сәләтле, башлы егет. Инженер-технолог хезмәте бик тынгысыз булса да, берьюлы ике белгеч эшен башкара", - ди цех начальнигы урынбасары Александр Дементьев.

Зур заводта әле өч кенә ел эшләгән Әгерҗе егете турында җитәкчедән мондый мактау сүзләре ишетү ничек күңелле!

Марат фәнни эш белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул, быел Төмәндә яшь белгечләрнең фәнни-техник конференциясендә катнашып, эзләнү эше белән икенче урын алды.

Менә шулай Әгерҗе егете Марат Ситдыйков фәкать үз тырышлыгы белән бүген Питерны яулый. Афәрин!

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев