Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе егетләре өчен “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды

Быел Әгерҗе районыннан 33 егет хәрби хезмәткә алыначак. Солдат каешы буарга әзерләнүче әлеге егетләр өчен бүген “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды.

Язын-көзен армия сафларына алынучы райондашлар өчен мондый бәйрәм уздыру районда күптәннән килгән матур традиция инде. Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, райондагы “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин туган илне сакларга китүче егетләргә уңышлар теләделәр.

  • Армия сездән чын кеше ясый. Тәртипкә, чыдамлыкка, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә, – диделәр алар.

Воронежда бер ел хезмәт итеп бу көннәрдә туган авылы Тирсәгә кайтырга җыенучы улы Азатны көтүче әнисе Фәймә ханым Хәкимованың да егетләргә әйтер сүзе бар иде.

  • Улым белән һәрдаим телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Ул миңа беркайчан да зарланмады. “Әни, минем белән барысы да яхшы, борчылма“ дип күңелемне тынычландырып торды. Сез дә якыннарыгызны яхшы хәбәрләр белән генә сөендерегез. Элеккедән калган гадәт буенча аларга хатлар языгыз. Сезне өйдә якыннарыгыз сагынып көткәнен онытмагыз, – диде ул.

Шулай ук улын сагынып көтүче Лилия Днисламова да егетләргә иң изге теләкләрен җиткерде.

  • Мин гаиләдә бер генә малай үстем. Әниләрнең уллары өчен ничек өзгәләнгәнен үз әниемә карап та беләм. Әле мин армиягә китәргә генә җыенсам да, аның инде хәзер үк төн йокылары качты. Аны борчымаска, һәдаим хәбәрләшеп торырга сүз бирәм, – диде яшьтән көрәш белән мавыгып үскән, районда күп бәйгеләр җиңүчесе Риналь Чигашов.

Бу якшәмбедә үк өйләрдә солдат ашлары гөрли башлый. Әгерҗедән Данир Әхмәтзакиров, Ринат Шабаев, Байтуганнан Алексей Сайпышев, Кам.Ключтан Андрей Шуматов якшәмбе төнлә юлга кузгалачак. Аларны хәрби комиссариаттан тантаналы төстә озатачаклар.

Туган якларга исән-сау кайтырга язсын сезгә, егетләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев