Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе егетләрен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар

Бүген иртәнге дүртенче яртыда Әгерҗе хәрби комиссариатында районыбыз егетләрен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар.

 

Ун егетебез – Әгерҗедән Айнур Гобәйди, Никита Бусыгин, Адель Денисламов, Александр Красноперов, Никита Филиппов, Көчектән Олег Денисов, Красный бордан Александр Зуев, Ямурзадан Динар Насыйров, Пеләмештән Иван Николаев, Мадыктан Владислав Юферов хәрби бурычларын үтәргә юлга кузгалырга әзерләнәләр. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев, “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин, дин әһелләре егетләргә киңәш-тәкъдимнәрен биреп калырга ашыгалар.

  • Армия – тормыш мәктәбе. Ул күп нәрсәгә – тәртипкә, дөреслеккә, намуслы булырга һәм чын дусның кадерен белергә өйрәтә. Яхшы хезмәт итегез. Бер елдан туган якларда очрашырга язсын, – диде Ришат Нурисламов.

Ә хәрби комиссарның “Сез хезмәт итәргә әзерме?“ дигән соравына егетләр беравыздан “Без әзер!“ дигән җавап ишетелде.

Чынлап та, армиядә булу – һәр егетнең изге бурычы икәнлеген аңлыйлар егетләребез.

  • Үз теләгем белән барам хәрби хезмәткә. 27нче училищеда машинист ярдәмчесенә укыдым. Кыш көне диплом алдым. Менә хәзер армиягә китәм. Әти-әниемә рәхмәт, бик матур итеп солдат озату ашы уздырдылар. Якыннарым, дусларым белән бик күңелле утырдык. Бүген бераз дулкынлану, курку хисе дә бар. ул туган йорттан аерыласы килмәү генә дип уйлыйм. Минем белән барысы да яхшы булачак, – ди Никита.

Егетнең хыялы “спецназ“га эләгү. Балачактан спорт белән шөгыльләнгән, футбол белән мавыккан ул.

  • Шушы хыялым тормышка ашсын иде, – дип тели Никита.

Кирәк-яраклар салынган сумкаларын тоткан егетләр, якыннарына кул изәп, акрын гына автобуска утыралар. Ә газиз әниләре, сөйгән кызларының күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. “Без сезне көтәбез! Онытмагыз гына! Исән йөреп, сау кайтыгыз!“ дигән теләкләр яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев