Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе егетләрен тантаналы рәвештә армия сафларына озаттылар

Бүген төнлә хәрби комиссариат бүлегеннән егетләрне тантаналы рәвештә армия сафларына озаттылар. Егетләрнең әйберләрен карап, инструктаж уздырганнан соң булачак солдатлар хәрби бүлек каршына тантаналы өлешкә тезелделәр. Егетләргә хәрби комиссар Илгиз Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин үз хәер-фатихаларын бирделәр. "Прощание славянки" маршы тавышлры астында сигез...

Бүген төнлә хәрби комиссариат бүлегеннән егетләрне тантаналы рәвештә армия сафларына озаттылар.

Егетләрнең әйберләрен карап, инструктаж уздырганнан соң булачак солдатлар хәрби бүлек каршына тантаналы өлешкә тезелделәр.

Егетләргә хәрби комиссар Илгиз Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин үз хәер-фатихаларын бирделәр.

"Прощание славянки" маршы тавышлры астында сигез егет автобуска кереп утырдылар. Машиналар "тере" коридор аша узганнан соң, олы юлга таба борылдылар. Дуслары, туганнары, якыннары автобусны кул болгап озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев