Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе гимназиясендә “Мин татарча сөйләшәм“ акциясе гөрли

Мин татарча сөйләшәм. Ә син сөйләшәсеңме? Кызык сорау, әйеме?! "Татар булгач, ничек туган телеңдә сөйләшмисең инде?" Их, бөтен яшьтәшләребез дә шулай дип җавап бирсен иде! Ә менә без рәхәтләнеп "татарча сөйләшәбез", дип әйтә алабыз. Чөнки ел буена 1нче гимназиядә татар телендә мавыктыргыч чаралар үткәрелә. "Чебешләрне көзен саныйлар", дисәләр дә, татарча...

Мин татарча сөйләшәм. Ә син сөйләшәсеңме? Кызык сорау, әйеме?! "Татар булгач, ничек туган телеңдә сөйләшмисең инде?" Их, бөтен яшьтәшләребез дә шулай дип җавап бирсен иде!

Ә менә без рәхәтләнеп "татарча сөйләшәбез", дип әйтә алабыз. Чөнки ел буена 1нче гимназиядә татар телендә мавыктыргыч чаралар үткәрелә. "Чебешләрне көзен саныйлар", дисәләр дә, татарча сөйләшү буенча "чебешләрне" бездә язын саныйлар. Гимназиядә апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең йомгаклау чаралары уза. Менә шунда була инде иң кызыгы! Кем нинди бәйрәм үткәргән? Кайсы чарада ничә кеше катнашкан? Шул вакытта күренә инде кемнең татар телен ничек белгәне! Безнең гимназия укучылары - елның-елында алдынгы сафларда: олимпиадаларда җиңәбез, бәйгеләрдә дә сынатмыйбыз. Кайда татарча чара үткәрелә, без - шунда. Күптән түгел китапханәдә Тукайның 130 еллыгына багышлап "Таттелеком" җәмгыятенең Әгерҗе электр узелы хезмәткәрләре уздырган бәйрәмнең шаһитлары булдык. Анда абый-апалар Тукай шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр.

Теләсәң, әти-әниләрне дә татарча сөйләштереп була икән. Әнә, әле җирдә кар ятканда 6"А" сыйныф укучылары әти-әниләре белән туган телебездә рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә чаңгыда, чанада, тюбингта шудылар.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясендә рус төркемендә укучы яшьтәшләребез дә бик теләп катнашалар. Яңа төр смайликлар уйлап чыгару, билгеле бер темага сүзләр җыю - аларның "җимешләре". Ә башлангыч сыйныф укучылары, тезелеп басып, "Ә" смайлигын фигура итеп ясадылар (рәсемдә).

Республика күләмендә узучы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә элек безнең гимназия укучылары гына кушыла иде. Берничә тапкыр Казанга йомгаклау чараларына да бардык, республикада алдынгы урыннар да яуладык. Соңгы елларда безгә районыбызның бик күп мәктәпләре өстәлде. Димәк, бу эштә без ялгыз түгел.

Ел саен нинди дә булса башкалар эшләмәгән чара уйлап табу - менә иң кызыгы! Узган ел "Ә" символикасы төшерелгән татлы бәлеш пешерсәк, быелгы "изюминкабыз" шәһәр буйлап велоузыш уздыру булды. Велоузыш барышында саф татар телендә сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алыштык, Тукай, Җәлил урамнарында тукталышлар ясадык. Әгерҗе тарихын сөйләдек, Азин, Ометов кебек данлыклы шәхесләрнең батырлыгын искә алдык.

Апрельдә гимназиябездә "Тукай - безнең күңелдә" айлыгы бара. Моңа һәркем үз өлешен кертергә ашыга: кемдер рәсем ясый, берәүләр шигырьләр ятлый, җырлар өйрәнә, әкиятләр сәхнәләштерә...

Укытучы апалар ел буе татар телен саклау өчен тырышкан укучыларны, гадәттә, Казанга экскурсиягә алып баралар. Быел да башкалага сәяхәтне зарыгып көтәбез. 26 апрельдә - Тукай туган көндә сез дә "мин татарча сөйләшәм" акциясенең йомгаклау бәйрәменә барыгыз.

Безнең төркем турында тулырак https://vk.com/club68740455 укый аласыз.

Каюм ШӘЙМӘРДАНОВ,

1нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев