Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе гүзәле “Нечкәбил“дә катнашты

Әгерҗедән Динара Җиһангәрәева Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов канаты астында үткәрелүче “Нечкәбил” конкурсының Алабугада узган ярымфиналында катнашты.

Динара – Әгерҗе кызы, 28 яшьтә, Казан кооператив институтын тәмамлаган, Казан химия-технология институтында тәрҗемәче белгечлеге алган. Казначылык департаменты территориаль бүлекчәсенең хисап һәм отчет бүлеге белгече булып эшли. Ире Айрат белән 5 яшьлек кызлары Амалияне тәрбиялиләр.

 “Нечкәбил” конкурсы ундүртенче тапкыр үткәрелсә дә, безнең районнан ярымфиналда катнашучы беренче карлыгач Динара булды.

– Алабугада сайлап алу турында әңгәмәдә катнашканнан соң 17 гаиләдән сайлап алынган 9ы арасында безнең дә ярымфиналга узуыбыз көтелмәгән шатлык булды. Менә шуннан башланды инде зур бәйгегә әзерләнү эшләре... Үземнең дә, ирем Айратның да нәсел шәҗәрәсен төзедек. “Гаиләбез тормышы” дигән инша яздым. Амалиябез “Минем әни” бәйгесенә рәсем ясады. “Ватаным Татарстан” исемле иҗат бәйгесенә гаиләбез белән ял иткән “Крутушка” шифаханәсе янәшәсендәге Зәңгәр күл турында язма әзерләдем, – ди Динара.

Ярымфиналда нәселләре традицияләрен яктыртып, Җиһангәрәевларга “Түбәтәйләр бәйрәме”  күрсәтү дә йөкләнә. Алар бәйгегә түбәтәйләр тегеп алып баралар. Әлеге милли баш киемен хәйрия ярминкәсендә саталар, бүләк итәләр. “Түбәтәй бәйрәме“ әниләре Лилия һәм Раилә, “Тәмле” кафесы осталары әзерләгән татар халык ашлары белән тулы табын артында зур гаиләләренең матур йолалары турындагы чыгышлар, җырлар белән үрелеп  бара. Динараның әтисе Мөдәррис үзе иҗат иткән Әгерҗегә багышланган шигырен сөйли. Каенатасы Рафаэль түбәтәйләр турында җыр башкара. Кечкенә Амалия әбиләренә багышланган җыры белән сөендерә.

Нәтиҗәдә, ярымфиналда катнашкан 9 гаилә арасында Җиһангәрәевлар иң яше булсалар да, бүләкләрнең иң күбенә лаек булалар. Дүрт номинация буенча Дипломнар аларның гаилә архивын баета.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев