Әгерҗе кызы Америкада нишләп йөри
Көчек авылы кызы Ләюзә БАҺАУТДИНОВА күптән түгел Америкадан кайтты. Океанның теге ягында ниләр эшләп йөрүе белән кызыксынып, аның белән элемтәгә кердек. - Ләюзә, иң беренче Америкага кадәр ничек барып чыгуыңның сәбәбен беләсе килә... - Мин Арча педагогия көллиятенең инглиз теле факультетын тәмамлаган идем бит. Бер ел Казанда эшләгәннән соң, чит...
Көчек авылы кызы Ләюзә БАҺАУТДИНОВА күптән түгел Америкадан кайтты. Океанның теге ягында ниләр эшләп йөрүе белән кызыксынып, аның белән элемтәгә кердек.
- Ләюзә, иң беренче Америкага кадәр ничек барып чыгуыңның сәбәбен беләсе килә...
- Мин Арча педагогия көллиятенең инглиз теле факультетын тәмамлаган идем бит. Бер ел Казанда эшләгәннән соң, чит илгә китеп эшләп карау турында уйлый башладым. Ниятем - беренчедән, чит илләрне күрү булса, икенчедән, бераз акча эшләү иде. Эзләнә торгач, "Carnival" круиз компаниясенә юлыктым һәм бәхетемне сынап карарга булдым.
- Ничек соң, русчалап әйтсәк, "фортуна" елмайдымы?
- Әйе. Анда эшкә алуның иң мөһим шартларының берсе - инглизчәне яхшы белү иде. Безнең белән дә инглизчә әңгәмә оештырдылар. Сайлап алынучылар арасында үземнең дә булуымны белгәч, бик сөендем, әлбәттә. Шулай да баштарак чит телдә генә аралашу авыррак булды. Кайбер сүзләрне аңламый да кала идем. Хәзер күпкә җиңел инде.
- Төп эшең нидән гыйбарәт?
- "Carnival" компаниясенең 24 круиз корабле бар. Мин шуларның берсендәге ресторанга официант булып урнаштым. Әлеге корабль Valor, татарчалап әйтсәк, батырлык дип атала. Бишәр мең кеше сыйдырышлы корабльләр инде алар. Шунда 3,5 меңләп ял итүче булса, 1,5 меңе - шуларга хезмәт күрсәтүчеләр.
- Бу үзе бер кечкенә шәһәрчек була түгелме соң?
- Әйе, чыннан да, һәр корабльне кече шәһәрчек дип атарга була. Анда яшәү һәм ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Шунда ук спортзал, аквапарк, сауна, ресторан, бассейн, кибетләр, казино-бар... Концерт, дискотека мәйданчыклары. Әти-әниләр балаларын калдырып берәр җиргә барырга теләсәләр, хәтта андый мөмкинлек тә бар. Корабльнең озынлыгы - 250, киңлеге 40 метрга якын. Моның өстенә, 15 катлы бит әле ул.
- Круизлар озак дәвам итәме? Кайларга йөрергә туры килде?
- Һәр круиз бер атна дәвам итә. Якшәмбе көнне чыгып китәсең һәм бер атнадан әйләнеп кайтасың. Аннан - яңа сәяхәт. Нигездә, утрауларга йөрибез: Кариб, Мексика утраулары...
- Сәяхәт итүчеләр арасында кайсы ил халкы күбрәк очрый?
- Бездә сәяхәт итүчеләрнең күпчелеге - американнар. Алар рәхәтләнеп, кем әйтмешли, "тәмен белеп" сәяхәт итәләр. Шул ук вакытта аларны "әзергә - хәзер" халык дисәк тә чынбарлыкка туры килер. Алар бик күп хезмәт куймый гына рәхәт тормышта яшәргә яраталар. Русларны да очратырга туры килде. Аларны күргәч, туган якка кайткандай буласың. Тик алар "америкалашып" беткән руслар инде: моннан күп еллар элек Россиядән күчеп китеп, бүгенге көндә Америкада яшәүчеләр. Ничек кенә булмасын, Россиядән килүчеләрне Америкада үз итәләр. "Сезнең Президентыгыз Путинны бик хөрмәт итәбез", диләр.
- "Әзергә - хәзер" дигән сүзеңә әйләнеп кайтып, ризык мәсьәләсенә тукталыйк әле. Сәяхәт итүчеләрнең күпчелеге американнар булгач, хот-дог, гамбургер кебек ризыкларга өстенлек биреләдер инде.
- Мин алай дип әйтмәс идем. Менюда токмачлы ашка кадәр бар. "Русская еда" дип борщ та пешерәләр. Гомумән, ашның ниндие генә юк: гөмбәле, ярмалы. Итнең дә төрлесе бар. Тавык, сыер, дуңгызныкы. Балык ризыкларының да төрлесен әзерлиләр. Җиләк-җимеш, яшелчә, йогурт, сокларның җаның ниндиен тели, шунысы бар. Диңгез ризыклары да күп. Мин үзем күбрәк креветки белән әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәм. Ә аш пешерүчеләргә килгәндә, аларның күбесе - һиндлар. Ризыкны бик тәмле пешерәләр һәм һәрчак төрләндереп торалар. Тик, ничек кенә булмасын, туган йортта үзебезнең татар ашлары сагындыра.
- Ә үзегезгә ял итәргә вакыт каламы соң?
- Берәр портта туктап торсак, күбесенчә пляжга, ял итү урыннарына барырга, экскурсиягә йөрергә тырышабыз. Күптән түгел Орландо шәһәрендә чыгарга туры килде. Аны юкка гына "кояшлы шәһәр" дип атап йөртмиләр икән. Искиткеч матур, якты бу шәһәрчектәге берсеннән-берсе матур парклар, күлләрнең исәбе юк. Бөтен дөньяга танылган Диснейленд та нәкъ менә әлеге шәһәрдә урын алган бит.
- Синең ялга кайтуыңмы бу яисә туган йортыңны сагыну хисе җиңдеме?
- Тегесе дә, монысы да дөреслеккә туры килә. Мин беренче тапкыр Америкага 2014 елда киткән идем. Анысында 7 ай эшләп кайттым. Быел июльдән декабрьгә кадәр океан артында сәяхәт иттем. Февраль-мартларда яңадан китәргә ниятләп торам. Мин читтән торып Алабуга педагогия институтында да укыйм. Ял вакытын сессиягә туры китереп алырга тырыштым. Ә сагыну дигәннән, яшермим: беренче баруымда бик нык сагындым. Тик хәзер Интернет, скайп заманы бит. Без дә Көчектәге әти-әнием белән һәрчак скайп аша аралашып тордык. Ә хәзер ияләштем инде. Менә бу юлы да туган якка кайтып төшкәч, андагы кызу һәм кояшлы көннәр күз алдыма килде. Анда - ел әйләнәсе җәй, 35-40 градус эссе.
- Шулай да әңгәмә ахырында күңел түрендә йөрткән теләкне җиткерәсе килә: синең кебек "инглиз телен су урынына эчүче" мөгаллимнәр мәктәпләргә дә кирәк. Шуңа сәяхәтеңнең "мәктәп" дигән озын вакытлы тукталышы булсын иде.
- ....
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев