Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе кызы – Татарстанның “бриллиант“ кәләше

Әгерҗедә туып-үскән, 3нче мәктәптә белем алган, бик кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән, хәзер Алабугада яшәүче Гөлназ ӘНДӘРҖАНОВА-ШАКИРОВА Татарстанның "Бриллиант кәләше-2016" фестивале җиңүчесе булды. Гөлназ узган ел Алабуга егете Ришатка кияүгә чыгып, бу бәхетле пар быел ситсы туйларын билгеләп үткән. - 2015 елда кияүгә чыгучылар арасында "бриллиант" кәләш бәйгесе уздырылачагын ишеткәч, мин...

Әгерҗедә туып-үскән, 3нче мәктәптә белем алган, бик кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән, хәзер Алабугада яшәүче Гөлназ ӘНДӘРҖАНОВА-ШАКИРОВА Татарстанның "Бриллиант кәләше-2016" фестивале җиңүчесе булды.

Гөлназ узган ел Алабуга егете Ришатка кияүгә чыгып, бу бәхетле пар быел ситсы туйларын билгеләп үткән.

- 2015 елда кияүгә чыгучылар арасында "бриллиант" кәләш бәйгесе уздырылачагын ишеткәч, мин дә катнашырга теләк белдердем. Ирем дә "катнаш, син булдырырсың" дип үсендереп җибәрде, - ди Гөлназ.

Һәм менә Гөлназ тугыз көндәше белән гаилә учагын саклаучының иң яхшы сыйфатларын сәхнәдә күрсәтә. Кунакчыл хуҗабикәләрнең сәхнә түрендә үз куллары белән пешерелгән ризыкларны тәкъдим итүе генә дә ни тора! Гөлназ, милли ризыгыбыз чәкчәк ясап, аны пар аккошлар белән бизәгән.

- Аккош - мәхәббәт символы. Шуңа күрә мин чәкчәкне аның белән бизәдем, - ди ул.

Әле алай гына да түгел, дәрәҗәле жюри алдында Гөлназ ире Ришат белән "аккошлар" биюен дә башкарган. Менә бу бәйге аңа башкаларга караганда бер балл күбрәк эшләү мөмкинлеге биргән.

- Якшәмбе Чаллы шәһәрендә узган финалда бу өстәмә балл миңа бик ярдәм итте, - ди якташыбыз.

Ә ул көнне кәләш образын күрсәтергә туры килә кызларга. Әлеге бәйге оештырыла башлауга ун ел, бергә яшәүнең ун елы роза туе булганлыктан, кызлар да туй күлмәкләрен роза темасына багышларга тиеш булганнар.

- Монда барысы да исәпкә алынды: күлмәк тә, прическа да, макияж да һәм кәләш образын үзенчәлекле итеп бирә белү дә, - ди Гөлназ.

Кәләшләр тормыш иптәшләренә мәхәббәтләрен дә аңлатканнар һәм бүләкләрен тапшырганнар.

Нәтиҗәдә, Гөлназ Әндәрҗанова Татарстанның "Бриллиант кәләше-2016" фестивале җиңүчесе булган. Аңа бриллиантлы алтын алкалар бүләк иткәннәр. "Бриллиант" кәләш исемен яулаган Гөлназ 15 майда Тюмень шәһәренә республика данын якларга бара. Уңышлар сиңа, Гөлназ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев